Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Югары Кондратадагы Петр Чурин крестьян-фермерлык хуҗалыгында заманча сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылды

Икесе дә Югары Кондратадан булган Светлана һәм Иван Чуриннар, аларның крестьян-фермерлык хуҗалыгы тотучы уллары Пётр, аңа ярдәм итүче бертуганнары – авыл тормышының барлык кыенлыгын, рәхәтен үз җилкәсендә татучы көчле һәм бердәм гаилә.

Аларның авыл кырыенда урнашкан хуҗалыгы, тирә-юньдәге башка фермерлар өчен үрнәк булып тора. Бу яңа комплекс Югары Кондрата икътисады өчен дә отышлы, чөнки ул өстәмә яңа эш урыннары, югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен тагын да күбрәк җитештерү мөмкинлеге бирә.

Чуриннар гаиләсен тирә-як авылларда гына түгел, республикабызның төрле районнарында да күпләр белә. Бу тырыш гаиләнең башлыгы – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Иван Петрович. Ул мал врачы, колхоз җитәкчесе, озак еллар үз районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда. Иван Петровичның уллары Пётр һәм Сергей 2012 елда үзләрен авыл хуҗалыгы тармагында сынап карарга булалар – фермерлык хуҗалыгы оештыралар. Махсус программа буенча, мөгезле эре терлек симертү өчен грант оталар. Эшкә пайчылардан 42 гектар сөрүлек җирен арендага алып керешкән булсалар, бераздан инде Пётр крестьян-фермерлык хуҗалыгын теркәтеп, үз җирләрен һәм фермасын булдыра.

Беренче елны хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр нибары 18 баш булса, хәзерге вакытта аларның саны инде йөзләрчә. Иван Петрович:

“Хәзерге вакытта хуҗалыкта 450 баш мөгезле эре терлек бар, 13 кеше эшли. Көненә 195 сыер савыла. Дәүләткә бер көндә 7800 килограмм сөт озатыла. Бу – бер сыердан 40 литр тирәсе чыга, дигән сүз”, – дип горурланып сөйләде.

Иван Петровичның сүзләренә караганда, хуҗалыкта сөт җитештерү процессы автоматлаштырылган. Ничә сыердан күпме сөт савыла, күпмесе дәүләткә озатыла, һәр сауганда сыер күпме сөт бирә – болар барысы да компьютерга кертелә. Бу система эшне җиңеләйтә һәм нәтиҗәлелекне арттыра.

“Бүгенге көндә сөтнең бәясе 40 сум, әмма ул үзгәреп тора. Улым Пётр үзенең командасы белән хуҗалыкны үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру өчен барлык мөмкинлекне кулланалар. Әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка гына булмый. Яңа комплексны ясаганда да дәүләтнең ярдәме зур булды. Быел да ике яңа грантка заявка бирелде, бу безнең эшчәнлегебезне тагын да арттырыр. Зур суммада кредитлар да алдык, әле аларга хөкүмәт субсидия дә бирә. Нәтиҗәдә, алган кредитның түләргә 5 проценты гына кала. Район җитәкчелеге дә хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Тулаем алганда, барлык финанс чыгымы – хуҗалыкның үзеннән”, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.

Җитештерелгән продукциянең чыгымны каплый алу-алмавы белән дә кызыксындым. Иван Чурин болай диде: “Бу сорауны безгә еш бирәләр. Без яшь чакта нигәдер сөтчелек белән шөгыльләнү үзен акламый дигән фикер бар иде халыкта. Бер сыердан еллык савым– 12 тонна. Сатылган сөтнең уртача бәясен 30 сумнан санасак та, бер сыердан 360 мең сум керем була. Ә бер сыерга киткән азыкны санасаң, чама белән 150 мең сум тирәсе чыга. Эшчеләрнең хезмәт хакын да чутласаң, ярыйсы гына керем кала. Әлбәттә, әйбәт эш хакы алу өчен, кешенең үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы таләп ителә”.

Пётр Чурин бу яңа сөтчелек комплексы белән генә тукталып калырга җыенмый, терлекләрнең баш саннарын арттыру, сөтчелек комплексын зурайту турында уйлый. Сөт саву залында яңа технологияләр кулланыла.

“Савым процессы бик кызыклы. Монда барлык эш тә автоматка көйләнгән. Савым вакыты җиткәч, залга сыерларны куып кертү, саву өчен роботлаштырылган система кулланыла, ягъни сыер савуда кеше катнашмый, ул бары тик идарә итә. Сөтне кем белән килешү төзибез, шулар үзләре килеп ала”,– дип аңлатып үтте крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Пётрның әтисе.

Хуҗалыкта комбайн, трактор, печән чапкыч кебек барлык техника да җитәрлек. Мондый комплекслар районының тагын берничә авылындагы һәм, шулай ук, Аксубай, Алексеевск, Норлат районнарындагы крестьян-фермер хуҗалыкларында гына бар. Алар үзара киңәшләшеп, инновацион алымнар, яңа технологияләр кулланып эшлиләр.

Комплекстагы чисталыкны, тук малларның рәхәтләнеп күшәп ятуларын карап йөрдек без.

Чуриннар гаиләсе зур хезмәт башкара, аларны һәркемгә үрнәк итеп күрсәтерлек. Мондый эш белән шөгыльләнгән улларын, ирен ашатып, карап торучы Светлана Алексеевнага да иртә таңнан төнгә кадәр чапмый булмый. Авыл җире бит, өйдә дә малы, кош-корты, бакчасы бар.

Уңган хуҗабикә:

“Бергә яшәвебезгә – 41 ел. Йортыбызны төзи башлаганга да шуның кадәр вакыт узды. Үзебезнең туй акчасына төзи башлаган идек, хәзер генә җиткезеп кердек. Хезмәт стажым – 42 ел. 30 елдан артык хисапчы, аннан авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булдым. Хәзер лаеклы ялда. Саулык кына булсын, тырышам. Кызыбыз Ольга кияүдә, Казанда яшиләр. Улыбыз Сергей гаиләсе белән Казанда яши, аннан торып та Пётр белән әтисенә ярдәм итә, монда да еш кайта. Үзләрен җәллим, көне буе эштә алар. Күрешергә дә, йокларга да вакытлары юк. Җирдә генә эшләүче кеше әзрәк кыш көне ял итә ала, әмма терлекчелек тармагы да булгач, җәен-кышын – эш. Тәүлегенә – 24 сәгать! Баштарак, өйдә асраганда терлекләр саны 66 башка җитте. Ул вакыта барыбыз да эшли, әле өйдә урын өстендә ятучы әби дә бар иде. Ул – әтиемнең икенче хатыны. Әтинең васыятен тыңлап, Самарадан кадәр барып алып кайттык без аны. 7 ел урында яткан әбине карап соңгы юлга озаттык. Иртәнге дүртенче яртыдан торып, эшләр бетереп, киемен, ризыгын әзерләп, үзем су эчәргә дә җитешә алмыйча чыгып йөгерә идем”, – диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев