Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Югары Чурада узган Кукмара район Советының утыз алтынчы утырышында еллык эшкә йомгак ясалды

Кукмарада эш сәфәре белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов булды.

Кунаклар капиталь төзекләндерелгән Югары Чура урта мәктәбендә һәм балалар бакчасында булдылар, мәдәният йортында районның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр белән таныштылар. 

Район Советының утыз алтынчы сессиясе Югары Чура авылы мәдәният йортында узды. Ул үткән елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде. Утырышта район башлыгы Сергей Димитриевның 2024 елгы эшчәнлеккә хисабы тыңланды

Шулай ук “Восток” ширкәте җитәкчесе Алексей Леонтьев, шәхси эшмәкәр Райнур Газизов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликовлар да еллык эшчәнлекләре турында сөйләделәр. 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Кукмара районын республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертүен билгеләп узды. “Аграр тармак үсешендә мисалга китерсәк, сез республикага гына түгел, бөтен Россиягә үрнәк район. Сездә республиканың 10 процент сөте җитештерелә. Бу әле чик булмас, киләчәктә 700 тонна сөткә дә чыгарсыз дип ышанам”, - диде ул. 

Марат Әхмәтов сәнәгать, сәламәтлек саклау, белем бирү тармагы, демографик күрсәткечләргә тукталды, хезмәт базарындагы кеше кадерен дә ассызыклады.

“Кукмара районы бер гаилә кебек тупланган. Сез республика һәм ил язмышы белән яшисез. Ирешкән матур хезмәт нәтиҗәләре өчен Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Алга таба да куйган максатларыгызга ирешеп, илне-көнне сөендереп яшәгез”, - диде ул. 

Чыгышлардан соң алдынгылар бүләкләнде.

Хезмәт даны

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев