Иске Гришкин авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу узды
Бу чара авыл халкының батыр егетләргә булган ихтирамын һәм рәхмәт хисләрен күрсәтү өчен оештырылды.
Менделеевскның Иске Гришкин авылы мәдәният йортында бик җылы һәм дустанә атмосферада махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар һәм ветераннар белән очрашу узды.
Очрашуда сугышчылар үзләренең хәрби хезмәтләре, кичергән вакыйгалары турында сөйләделәр, халык сорауларына җавап бирделәр. Әлеге очрашу барышында ветераннарга һәм хәрби хезмәткәрләргә көч-куәт, сәламәтлек һәм тизрәк җиңү белән әйләнеп кайту теләкләре җиткерелде.
Очрашу ахырында Иске Гришкин мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җирле үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Патриотик җырлар, дәртле биюләр һәм шигъри юллар һәркемнең күңеленә үтеп кереп, горурлык һәм бердәмлек хисләре уятты. Залда утыручылар, күзләреннән яшьләре тамып, батыр егетләребезгә багышланган һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. Очрашудан соң, сугышчылар һәм ветераннар авыл халкы белән бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Әлеге җылы очрашу озак вакытлар Иске Гришкин халкының хәтерендә сакланыр, чөнки ул Ватанга тугрылык, батырлык һәм рәхмәтлелек хисе белән сугарылган иде. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвамлы булырга тиеш дип саный авыл халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев