Йолдызнамә: нинди эшкә тотынсагыз да, уңышлы булыр
Февраль аеның соңгы атнасына йолдызнамә.
Кучкар (21 март — 20 апрель). Кызу канлы булуыгыз бу юлы яхшы нәтиҗәләргә китермәс. Холкыгызны басып торыгыз. Башкаларның фикерләре гел сезнеке белән туры килергә тиеш түгел. Фикер төрлелеге булырга тиеш.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Кайвакытта алга ике адым атлар өчен, артка чигенеп торырга кирәк. Бу бирешү дигән сүз түгел. Максатка ирешү юлында акыллык белән беррәттән сабырлык та кирәк.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Уртак тел таба белү сәләтегезне эшкә җигегез. Сезнең мөлаем карашыгызга беркем дә «юк» дип әйтә алмаячак. Барысы да сез уйлаганнан да җиңелрәк узар. Дулкынлану урынсыз.
Кысла (22 июнь — 22 июль). Урамда тиздән киләчәк яз кояшы нурлары күренә. Нигә өйдә ятарга соң? Якыннарыгыз белән җыелыгыз да, шугалакка барып кайтыгыз, чангыда шуыгыз. Кышның бар яхшы якларын файдаланыгыз.
Арыслан (23 июль — 23 август). Бүген эшләргә тиешле эшләрегезне иртәгә калдыру дөрес булмас. Калган эшкә кар ява, диләр. Бүген ял итәм, иртәгә көч җыеп эшкә керешәм дип юатмагыз үзегезне. Атна ахырына көч тә, теләк тә калмас.
Кыз (24 август — 23 сентябрь). Бу көннәрдә кешеләр сезне дөрес аңламаска мөмкин. Сез җиткерәсе килгән фикер, гомумән, башкача «барып җитәр». Моның өчен күңел төшерергә кирәкми, бары тагын бер кат аңлатырга кирәк.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь). Бар дөнья сезгә каршы чыккан сыман тоелыр. Кулдан эш килмәс. Ләкин финишка җитәр алдыннан һәрвакыт шулай тоела. Монарчы армый-талмый эшләгән хезмәтегезне җиңәр алдыннан ташламагыз.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). Максатка төрле юллар белән ирешеп була: я зирәклек белән, я хәйләкәрлек белән. Бер юлдан барып чыкмый икән, икенчесен, өченчесен сынап карагыз. «Җилкәннәр җилдә сынала.»
Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь). Мөмкинлекләр атнасы. Нинди эшкә тотынсагыз да, уңышлы барып чыгар. Үзегезне бәхет кошы тоткан сыман тоярсыз. Тик көнләшүчеләрдән ерак торыгыз, аяк чаларга мөмкиннәр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар). Бар тынычлыгыгызны көтелмәгән «дошманнар» алыр. Бик күп тәнкыйть ишетергә туры килер. Моңа әзер торыгыз. Тик урынлы тәнкыйтькә караганда, урынсызы күбрәк булыр.
Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль). «Җиде кат үлчә, бер кат кис» мәкале бу көннәрдә сезгә бик кирәк булыр. Зур акчалар уйнаган эшләрдә катнышырга туры килер. Барысын да өтереннән ноктасына кадәр тикшереп эш итегез.
Балык (19 февраль — 20 март). Үз-үзегезне югалган итеп хис иткән мәлләрдә, ярдәм гаиләгез, якыннарыгыз ягыннан килер. Алар гына сезне ничек бар шулай кабул итә. Берара сабый булып алыгыз, аларга сыеныгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев