Илтән Бута авылында яшәгән Михаил Агаповның кызыклы сынамышлары
Әлмәт районының Илтән Бута авылында яшәгән Михаил Агаповның сынамышларын хатыны Елизавета дәфтәргә теркәп барган. Аларны безгә Түбән Кама шәһәреннән Маргарита ГАЛИУЛЛИНА юллады.
Түти янына бу баруымда өстәлдә бер дәфтәр күреп алдым. Кызыксынып, ачып карадым. Язуы — безнең түтинеке. «Син сынамышлар язып барасыңмы әллә?» — дип сорадым. Язучысы гына Лиза түти икән, ә сынамышлар — ике ел элек мәңгелеккә күчкән җизнәбез Михаилныкы.
Без үзебез — Түбән Кама ягындагы Югары Чишмә авылы (халык аны русчалатып, Верхний Ключ дип йөртә) кызлары. Түтинең Илтән Бута егете Михаил Агаповка кияүгә чыгып, ул авылда яшәвенә дә илле ел тула. Пенсиягә чыкканчы ул чәшке (норка) фермасында эшләде, кассир да булды, «Милосердие»дә әбиләр дә карады. Тракторчы, эретеп ябыштыруы һәм бригадир булган җизни һава торышын, кыш-көз, яз-җәй айларының ничек килүен күзәтеп барган. Шуларны Лиза түтигә әйтеп, дәфтәргә дә яздырткан. Кем дә булса кызыксынып укыр, бәлки. Түти дә сөнер, ул бит «Туганайлар» газетасын еллап-еллап җыеп бара дип, сезгә юлларга булдым.
Айга, көнгә карап
Елның унике ае үзенең суыклары, эсселәре, карлары яңгырлары белән бер-берсенә тәңгәл була. Мәсәлән, декабрь аена карап, июнь аеның ничек киләсен билгеләгәннәр. Январь ае — июльгә, февраль — августка, март — сентябрьгә, апрель — октябрьгә, май ае ноябрьгә туры килә икән.
Олы Кырлач — декабрь яки январь аенда туарга мөмкин.
Кече Кырлач февраль аенда туа. Һәм иң суык ай булып санала. Көннең озынлыгы 9 сәгать була. Кече Кырлач аенда шулхәтле суык була. Ул әйтә икән: «Яшь киленнәрнең көянтәләрен сындырыр идем, Олы агайдан оялам».
Көн озынлыгы 8 сәгать булганда — сикертә, ягъни бик суык.
Көн озынлыгы 9 сәгать булганда — туктата. Суык булганлыктан, ат чанасын да туктата, чыжлый.
Көн озынлыгы 10 сәгать булганда — уйната. Иртән һәм кич салкынайта, көндез азрак җылыта.
Көн озынлыгы 11 сәгать булганда — күк табан, юл буйларындагы карлар кояш җылысында азрак челтәрләнә башлый.
Көн озынлыгы 12 сәгать булганда — б. к табан, юлда ат тизәкләре күренә, карның ныклыгы бетә башлый.
Көн озынлыгы 13 сәгать булганда Илтән Бута кырыендагы Кичү елгасында боз китә.
Көн озынлыгы 14 сәгать булса, Кичү елгасы ярларыннан ташып чыга, чөнки урмандагы карлар эреп, кар суы Кичү елгасына төшә.
Колак кычытса
* Кыш көне уң колак кычытса, көн азрак җылыта.
* Сул колак эче кычытса, көн суыта.
* Кар явасы, буран чыгасы булса, колак эче юешләнә.
* Җәй көне ике колак та кычытса, яңгыр явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев