Язучы Зинаида Захарованың яңа китабы дөнья күрде
Татарстан язучылар союзы члены Зинаида Захарованың «Җирсөяр» дигән шигырьләр җыентыгы чыкты.
Зинаида Захарованың әлеге яңа китабы – балалар өчен. Анда шигырьләр белән беррәттән, шигъри әкиятләр дә урын алган. Әлеге тәрбияви дә, маҗаралы да китап мәктәп укучыларына да, бакчага йөрүче балаларга да ошар.
Карендәшебез Зинаида Захарова – шагыйрә, балалар язучысы, прозаик, укытучы С.Сөләйманова һәм Р.Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Ул хәзерге вакытта Әлмәт районының Кәләй авылында яшәп иҗат итә. Ул – 14 китап авторы. Алар арасында олылар өчен язылган «Сине генә сөям», «Сагыш төсе сары диләр», «Күңелемә җылы эзлим», Бәхетем син минем», шулай ук, авылына багышланган «Кәләй авылы асыл җир икән» китабы да бар. Моңа кадәр балалар Зинаида апаларының «Нурлы җиһан» (олылар, балалар өчен), «Олы көн», «Маҗаралы хәлләр», «Кем бәхетле?», «Тылсымлы сарай», «Зирәк Куян», «Күрше әби алмасы», «Җил малайлары» китапларын яратып укыйлар иде. Алар янына өстәлгән «Җирсөяр» китабындагы шигырьләрне дә яратып укырлар, яттан өйрәнеп кичәләрдә сөйләрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев