Яңа Усыдан Надежда Юмагулованың яраткан шөгыле – үлән чәе әзерләү
Хәбәрләр

Яңа Усыдан Надежда Юмагулованың яраткан шөгыле – үлән чәе әзерләү

Мөслим районының Яңа Усы төп мәктәбе директоры Надежда Юмагулова үзенең социаль челтәрләр битендә авыл тормышы белән таныштырып тора.

Бүген ул тагын бер шөгыле турында сөйләде. 

«Аны хобби дип тә әйтеп булмыйдыр. Күңелемдә күптән яшәгән һәм китми торган тыныч бер мәхәббәт ул. Мин үләннәр җыям. Әбиләр кебек кәрҗин тотып кырлар буйлап йөрмим. Ләкин җәй көне кулларым үзләре үк тартыла: менә юкә чәчәк атты — мин инде анда, җыям, аның баллы хуш исен сулыйм. Карагат яфрагын өзеп алам, исе башыңны әйләндерерлек. Кура җиләге, болын мәтрүшкәсе, мята — барысы да эшкә ярый. Аннары иң медитатив процесс башлана: үләннәрне киптерү. Кәгазь өстенә, күләгәдә, электр киптергечемә җәеп куям. Өй шундый хуш ис белән тула: керәсең дә күңелең шунда ук тынычлана. Гүя җәйне консервалап, банкаларга, тутырып куйгансың», — дип кызыксындырырлык итеп сөйләде ул.

Ә аннары үләннәрне кушып, чәй җыелмалары ясый икән. 

«Дус кызларыма бүләк итәм. Ярминкәләргә дә куям. Иснәп карыйлар да: „Әбиемнең чәйләре, авылым исе килә“, — диләр. Һәм миңа шундый рәхәт, сүз белән генә аңлатып булмый. Тагын, СВОдагы егетләребезгә җибәрәм. Җылы оекбашлар һәм хатлар салынган шул ук посылкаларга үз пакетларымны да куям. Аларның берсе кич белән, тынлыкта, шул мята һәм юкә исен сулап чәй эчәр — һәм кимендә биш минутка булса да өендә, әнисе кухнясында, бакчасында, барысы да тыныч һәм имин булган җирдә булыр, дип уйлыйм», — дип хисләнеп сөйләвен дәвам итте ул.


Нет комментариев