Г.Родионов исемендәге V төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе була
Конференция 2 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырыла.
Бишенче мәртәбә оештырыла торган бу конференциянең максаты – педагогларны Григорий Родионовның (әдәби псевдонимы – Гәрәй Рәхим) әдәби мирасын өйрәнүгә, саклауга тарту. Әлеге конференцияне Казан шәһәренең керәшен оешмасы (җитәкчесе – Светлана Борисова), Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә оештыра.
Конференциянең II этабы 2 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Казан, Худякова урамы, 1нче йорт) була. Анда I этапны уңышлы узган кешеләр катнаша.
Конференция үз эченә түбәндәге секцияләрне ала:
- Г.Рәхим (Г.Родионов) иҗатында ватанпарвәрлек, туган илгә мәхәббәт һәм батырлык темаларының чагылышы (фәнни-тикшеренү эшләре);
- Г.Рәхимгә багышланган публицистик әсәрләр (эссе, парча,очерк һ.б.);
- Идел буе халыклары: уртак бизәкләр,мәдәният, йола-гадәтләр (творческие работы);
- Г.Рәхим әсәрләрен сәнгатьле уку.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев