Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Грахов районында «Керәшенчә иске Яңа ел» булган

Удмуртия республикасының Грахов районындагы «Лидер» мәдәният йортында искечә Яңа елны уздырганнар.

Искечә Яңа ел күп кеше өчен якыннары, дуслары белән тагын бер кат җылыеп, аралашып, күңел ачып утыру. Нәкъ менә шул максаттан, Удмуртиянең – Грахов районын һәм безнең Татарстанның аңа чиктәш булган Менделеевск керәшеннәре бәйрәмгә җыелганнар.

Ә ул бәйрәм, иске Яңа ел көнендә – 13 январьда Граховның «Лидер» мәдәният йортында булган.

«Бәйрәмдә керәшен җырулары яңгыраган, берсеннән-берсе матур теләкләр әйтелгән. Менделеевск районының Сәйтәк авылыннан килгән «Карендәшләр» ансамбле, Грахов районындагы Порым авылыннан «Тәңкәләр» ансамбле һәм «Лидер» мәдәният йорты артистлары чыгышы берсен-берсе алыштырып торды. Искечә Яңа ел күңелләрдә тагын бер кат бәйрәм атмосферасы тудырды. Безне ерак гасырларга тоташтырып, шул чаклардан ук сакланып килгән традицияләрнең яңарышы буларак, ут күршеләребез белән уртак бу бәйрәмнең бик озак еллар дәвам итәчәгенә ышаныч уятты», – дип яза Сәйтәктән Ясминур Гыйззәтуллина. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев