Георгий Ибушев турында — Газинур Фарухшин: «Аның шигырьләре — үзе җыр»
Филармониянең концертлар залында Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» әдәби-музыкаль кичәсенә җыелган иҗатташ дуслары арасында Газинур Фарухшин да бар иде.
Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарухшин сәхнәгә чыгып, Георгий Ибушев сүзләренә Илгизәр Исламов көй язган «Әнкәй»не җырлады. Бу җыр тудырган хисләр турында һәм, шулай ук, яшьлек дусты Георгийга бәйле истәлекләрен сөйләде:
— Георгийның шигырьләре — үзе җыр. Аның җырга әйләнгән өч куплетлы «Әнкәй» шигырендә ике генә урында «әнкәй» дигән сүз бар. Ә бөтен җирдә әнкәйнең уйлануы икәнен күңел сизеп тора. Әнкәйләр турында шулай күңелгә үтәрлек итеп язганы өчен, рәхмәт аңа. Без Жора белән 1981 елның 1 сентябрендә очрашкан идек. Бер тулай торакта, Георгий — 4нче катта, без 1нче катта тордык. Ул балалар бакчасында «ночной директор» булып эшләде. Бер көтү халык ияргән моңа, нидер сөйли-сөйли, эшкә бара. Кайтканда тагын шул ук хәл, бер көтү халык Жорага ияреп кереп китә. 30 елдан артык бер йортта яшәдек, күрешмәгән көн юк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев