Георгий Ибушев: «Әти-әнинең язмышы турында китап язарлык»
III керәшенчә марафон кысаларында Лидия Пасыева Ватанны саклаучылар елы буларак, сугыш темасын яктыртып, Георгий Ибушевның әти-әнисе туында язды.
Георгий дәдәйнең Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән кеше икәнен беләм. Аның әти-әнисе турында сорашып, Георгий Ибушевка дәшеп алдым.
«Минем әтигә сугышка барырга насыйп булмаган. Бер кулы көчсез иде аның. Кечкенә вакытта капка астыннан чыгып китеп, ат астында кала язган ул. Берәү кулыннан йолкып алып, аста калудан коткарган. Ул вакытта тиешле медицина ярдәме дә күрсәтелмәгән инде. Шунлык белән сугышка җибәрелми кала ул.
Ә әниебезнең язмышы сугыш белән бәйле. Аның беренче ире сугышта ятып кала. Иван исемле малае туа. Безнең олы дәдәй инде ул. Кызганыч, Себер якларында үлеп калды. Әти безне — үзенең 4 малаен гына түгел, олы дәдәбезне дә яратып үстерде, ятим итмәде.
Әтинең язмышы да катлаулы була. Аның да беренче семьясы була. Бер-бер артлы тифтан 4 баласы үлә. Шушындый олы хәсрәттән хатыны да озак яшәми, кечкенә кызын ятим калдырып, үлеп китә... Әниебез сабый Ольгага да әни була. Безнең арада бердәнбер кыз кеше булган Ольга тутабызны хәзер дә бик яратабыз без.
Сугыш кагылмаган семья юк бит инде ул безнең илдә. Минем әти-әнинең язмышы турында китап язарлык. Безгә генә түгел, ике ятимгә дә ата-ана җылысын кызганмаган алар, олы җанлы кешеләр. Безнең семьяда 6 бала үсте, без 6 бертуган дип горурланып әйтәбез!»
Фотода Совет Армиясе солдаты — Георгий Ибушев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев