Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Геннадий дәдәй үзе китсә дә, гармун моңнары тәрбитлеләр күңелендә яши

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан Геннадий Николаевич механизатор да, гармунчы да иде.

«Кеше китә — җыры кала» диләр. Геннадий Николаевич турында нәкъ менә шулай әйтеп була. Сәләт, талант һәм осталык Ходай тарафыннан сөйгән бәндәләренә генә бирелә, диләр. Чыннан да шулайдыр. Чөнки Геннадий Николаевичны гармунсыз күз алдына китереп тә булмый иде.

15 январь көнне авылыбыз халкы кайгылы хәбәр ишетте. Ул безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды, күңел ышанмый, ләкин Геннадий дәдәйнең 68 яшендә арабыздан китеп баруы дөрес булып чыкты. 

Ансамблебезнең егетләрдәй җитез гармунчысы, якты йолдыздай балкып яшәде дә, берничә көн эчендә сүнде...

Геннадий Николаевич сигез балалы Солтановлар гаиләсендә туа. Кечкенәдән гармун моңына гашыйк малай, күршеләренә булышып йөреп, аларның гармунында уйнарга өйрәнә. Моны күреп, әтисе Николай Себердән гармун алып кайтып бирә. Шуннан Геннадий үзенең гармуны белән урамдагы күрше әбиләрен җырлата, биетә. Зурая башлагач егетләрне армия сафларына гармун уйнап озата, аулак өйләрдә яшьләрне биетә.

1979 елда сөйгәне Галина Николаевна белән тормыш коралар. Туйны да әүвәлгечә – кызны урлап кайтып, гармуннар белән үзебезчә, керәшенчә гөрләткәннәр. Бер кыз һәм бер ул  үстерәләр. Өч оныклары бар. 40 елдан артык алдынгы механизатор булып эшләп лаеклы ялга чыккан иде Геннадий Николаевич.

Олы Тәрбит авылының «Тәңкәләр» фольклор коллективы 2008 елны оешты. Ансамбль эшчәнлегенә Геннадий Николаевич күп көч куйды. Аның ярдәмендә бик күп онытылган җырлар, йола-гадәтләрне өйрәнеп халыкка күрсәттек. Үзебезнең чыгышлар белән күп җирләрдә булдык. Бик күп чараларда катнашып алдынгы урыннар яуладык. Ул безнең коллективыбызның әйдәп баручысы иде. Геннадий Николаевичның якты хатирәсе коллективыбыз һәм барлык авылдашлар күңелендә мәңге сакланыр.

Кеше китә, җыры кала, диләр...
Кала хәтер... Якты эзләре...
Әйткән сүзләр, елмаюлар кала,
Йомылса да мәңге күзләре...
Уй-хыяллар белән өмет кала,
Әйтелмәгән сүзләр – күңелдә.
Истәлекләр кала... Гәүдә генә
Кара туфрак белән күмелә...
Бергә төшкән фотосурәт кала, – 
Хатирәсе булып үткәннең.
Изге эшләр — якты маяк булып,
Күңелендә кала күпләрнең...
Күз яшьләре кала... Эзләр кала, – 
Сукмакларда түгел, җан түрендә.
... Һәм шул эзләр безне этәрәдер
Тормыш юлын дәвам итәргә...
Кеше китә, җыры кала, диләр...
(Ю.Миңнемөхәмәтов)

Олы Тәрбиттән, Инна Драндрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев