Эльмира Петрова: «Калтыранган куллар белән әнигә шалтыратам. «Сабыр бул, кызым, язмыштыр», диде ул юатып»
30 ноябрь — Аналар көне. Кукмара районының Танькино (Тәңкә) авылында яшәүче укытучы Эльмира Петрова — өч баласына да күңел җылысын тигез бирүче мәрхәмәтле әниләрнең берсе.
Әни — сабыен үз йөрәк астында йөртеп, якты дөньяга аваз салган көннән башлап, аны кайгыртучы, олы тормышка аяк баскач, үзенең киңәшләрен бирүче, баласы өчен һәрвакыт изге теләктә булучы иң якын кеше.
Гаилә —җылы учак
Түбән Үрәс авылы кызы, укытучы Эльмираны язмышы Танькино колхозының алдынгы механизаторы, шушы авылда туып-үскән Валерий исемле егет белән таныштыра. Бераз очрашып йөргәч, бер-берсенә гашыйк пар гаилә корып, матур гына яшәп китәләр. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар үстерүдә әби-бабай, туганнары — бу гаиләдә зур терәк.
«Шулай яшәп ята-ята балакайларыбызның үсеп буйга җиткәнен дә сизми калабыз икән. Әле генә нәни сабыйлар иде. Инде олы кызыбыз Лиана үзе әни. Ул күрше авылыбыз егете белән кавышып, яшәргә Казанга күчтеләр. Күптән түгел, безне бик бәхетле итеп, оныгыбыз Матвейны алып кайттылар. Бала тәрбияләү — гаилә өчен генә түгел, ә җәмгыять алдында да зур җаваплылык. Әни кеше балалары белән тыныч кына сөйләшергә һәм кечкенә чактан ук үз гамәлләре өчен җавап тотарга өйрәтергә тиеш. Балага туган җирен кадерләргә; үз телен, аның белән бергә балага элгәредән килгән йола-гадәтләрне; эш тәртибен өйрәтү дә бик мөһим. Алары да тәрбия чарасы бит», — дип башлады сүзен Эльмира.
Бәйрәмнәрдә Петровларның йорты гөрләп тора. Барлык эшләрне дә бергәләп башкаралар. Алабуга шәһәрендә сак хезмәтендә булган икенче уллары Руслан да авылга еш кайта.
Гаилә — һәр кешегә кирәкле җылы учак. Ә балалар — гаиләнең көзгесе. Лианага — 14, Русланга 9 яшь булганда, Петровлар гаиләсе тагын да тулылана. 2012 елны дөньяга зәңгәр күзләреннән яктылык һәм ихласлык бөркеп торучы төпчекләре Максим туа.
Куркыныч диагноз
«Балалар яраткангадыр, өченче тапкыр әни булырга җыенуым барлык гаиләбез өчен шатлыклы хәбәр булды, — дип сөйләвен дәвам итте Эльмира — тик, кызганыч, тормыш без дигәнчә генә бармый шул, борчу-мәшәкатьләр дә җитәрлек. Йөклелек чоры әйбәт кенә башланып китте, анализлар да нормада. Бала срогы буенча июльдә туарга тиеш иде. Апрель аенда табиблар тикшергәннән соң, балага һава җитми, акрын үсә дип, миңа Казандагы дәваханәгә юллама бирделәр. Шактый вакыт табиблар күзәтүе астында булдым. Кесарево ясап, җиде айлык сабыемны май аенда ук таптырдылар. Авырлыгы 1 кило 850 грамм иде. Шундый матур бала, калын тавышлы, ап-ак йөзле. Иң беренче күзем төшкәне — баланың башындагы зур кара миңе. Миңне күргәч, куркыныч түгелме икән дип борчылып та куйдым. Реанимациядә чагымда ук, балалар табибы яныма кереп, улымда генетик авыру барлыгын хәбәр итте. Ягъни, бала Даун синдромы белән туган, ул артык хромосома булудан килә. Бу диагноз турында ишетү минем өчен аяз көнне яшен суккандай булды».
Ике сәламәт бала табып үстергән, 35 яшьлек укытучы хатын, өченчегә шундый бала туар дип башына да китерми. Эльмираның күзләре яшьләнде:
«Бала — йөрәк җимеше дип тикмәгә әйтми бит халык. Ул чакта мин ниләр кичердем, сүзләр белән аңлатып бирә алмыйм. Алладан сабыемның сәламәтләнүен теләүдән көннәр буе туктатмадым. Бүгенгедәй хәтерлим, үзем елыйм, ә үзем калтыранган куллар белән әниемә шалтыратам. «Сабыр бул, кызым, язмыштыр», — диде мине ул юатып. Ике атна буе бала ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган килеш ятты. Табиб та мондый бала «овощь кебек була» дип йөрәгем ярасына тоз салды. Мин бер мизгелдә күзләремне йомдым да, киләчәк тормышымны күз алдымнан кичердем. Иремә ничек әйтергә? Аңлармы, ярдәм итәрме миңа, үзенчәлекле баланы кабул итәрме?»
Барлык уйларын бүлеп, ана сабые янына ашыга. Мондый очракта әни кешегә көненә ике тапкыр нарасые янына керү рөхсәт ителә.
«Шундый тыныч, йөрәкне өзәрлек сөйкемле. Тайпылышлар белән туса да, аның кечкенә йөрәге яшәргә тырышып, еш-еш тибә. Бар көчемне җыеп, иремнең бертуганы Рита түти белән дә сөйләштем. Ул да: «Борчылма, чиркәүгә барам бүген, Ходайдан сорыйк, бар да әйбәт булыр» — дип, мине тынычландырырга тырышты. Ярый әле, өйдәге ике балам ялгыз түгел, каенанам ярдәм итте, алар өчен күңелем тыныч булды. Үзләре дә шәхси хуҗалыкта кул арасына кереп, бакчада казынып, җир эшен яратып үстеләр.
Балаларга да, тирә-күршеләргә дә баштарак берни әйтми алар. Соңрак, Эльмира дус кызына: «Бу баланы яшереп тора алмыйм, зинһар, авылдашлар да белсеннәр, син әйткәлә әле. Миннән сорасалар читен булыр», — ди. Балалар да Максимны ничек бар, шулай кабул итәләр. «Алар өчен ул — бик кадерле, яраткан энекәш. Бәләкәй чагында аның янында булалар, уйнаталар иде. Хәзер инде кайтканда күчтәнәчләрен алып кайталар. Максим да аларның кайтуын көтә, үз борчу-шатлыклары белән уртаклаша», — ди балалары өчен сөенеп әниләре.
Керәшен биюен ярата
Максим кебек балаларны яшьтәшләреннән үсештә артта кала дип әйтсәләр дә, малай бирешми. 8 айда утыра башлый, ә 1 яшь тә 8 айда беренче адымнарын ясый. Кукмараның «Мәрхәмәт» реабилитация үзәгенә йөри башлыйлар. Уколлар һәм массаж нәтиҗә биргәнлектән, алар анда еш булалар. Һәр килүләрендә яңа күнекмә үзләштереләләр.
«Монда эшләүче хезмәткәрләргә чиксез рәхмәтлебез. Ә тәрбиягә килгәндә, Максимны да, калган балаларыбызны үстергән шикелле үк, орышасы җирдә сабыр гына орыштык, мактыйсы урында мактадык, шуңадыр ул гадәти бала булып үсте. Беркайчан да елак, артык иркә булмады. Максимга өч яшь тулгач, аны балалар бакчасына урнаштырырга рөхсәт иттеләр. Һәркөн әтисе машинда алып бара иде. Әлбәттә, башка балалар белән аралашу да файдага булды. Малай бераз сөйләшергә, җырларга, биергә өйрәнде», — дип елмая Эльмира Петрова.
Тәрбиячеләре аның шигырь бәйгеләрендә катнашуын, назланып, колакка «яратам» дип әйтүен җылы итеп искә алалар. Көләч йөзле һәм йомшак күңелле Максимны алар әле хәзер дә «безнең яраткан «кояшлы малаебыз» дип йөртәләр.
Әнисе кечкенәдән үк улына әкиятләр укырга ярата. Шуңа да Максим матур рәсемле китапларга битараф түгел. Укуга килгәндә, Максим Түбән Үрәс мәктәбендә, әнисе укыткан класста белем ала.
«Махсус курсларда дефектологлыклыкка укыдым. бар. Улымны районыбызның Мәчкәрә коррекцион мәктәбе программасы буенча укытам», — ди «кояшлы малай»ның әнисе.
Мәктәптә уку рус телендә алып барыла, шуңа күрә, ул русчаны да ярыйсы гына белә.
«Мәктәптә язарга, санарга өйрәтәләр. Миңа анда бик ошый», — дип үзе дә сүзгә кушылды Максим.
Әнисе сөйләвенчә, Максим телевизордан театр-концертлар карарга ярата икән. Ә иң яраткан шөгыле — бию. Керәшеннәрнең чабата биюен шундый оста башкара. Хәтта күп кенә район күләмендә үткәрелгән конкурсларда да катнаша. Заманча биюләрне дә өйрәнә.
Гадәти бала итеп карасаң
«Һәр әти-әни, баласының сәламәт булуын тели, чирне беркем дә сорап алмый. Язмышыңа язылып, шундый бала тудыргансың икән, андыйларга киңәшем: сез аны чирле дип түгел, гадәти баладай кабул итегез. Аңламый дип тормагыз, рәхәтләнеп сөйләшегез, китаплар укыгыз, йөри алганнарга, хәленә карап, ниндидер эшләр кушыгыз. Телләре ана телендә ачылсын, — дип киңәшләрен дә бирде Эльмира Илдаровна. — Хәзерге вакыттта минем өчен иң мөһиме — тирә-юньдәгеләрнең баламны ничек бар шулай кабул итүләре. Бармак күрсәтеп көлмәсеннәр генә иде».
Улы Максимга 1яшь 6 ай вакытта ук Эльмира мәктәпкә укытырга бара, ире Валерий эшеннән китеп, баланы карый. Аларның үз җирләре, биш сыерлары, тракторлары, кош-кортлары бар. Максим әти-әнисенә маллар карашырга да булыша, һәр сыерга исем дә биргән.
Эльмира Петрова белән сөйләшкәндә, һәр ананың үз балалары өчен беренче табиб булуы турында уйладым. Чөнки әни кешегә кайбер процедураларны ничек башкарырга, нинди дарулар бирергә кирәклеген белергә туры килә. Ә Эльмира исә ике баласын үстергәннән соң, инде 12 ел авыру Максимны күз карасы кебек саклый. Ул моңа күнеккән һәм авырсынмый да, чөнки ул алар өчен бик кадерле кеше. Ә иң мөһиме, аның янында һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган яраткан ире, газиз балалары, туганнары һәм дуслары бар. Бу аңа көч бирә һәм беркайчан да бирешмәскә ярдәм итә.
Бала табу йортыннан дәваханәгә күчергәндә, ире: «Кара, ул нинди матур, ничек яратмаска мөмкин бу баланы?!» — ди. «Аның сүзләреннән күңелем җылынды, чөнки ялгыз түгеллегемне, якын кешемнең ярдәме белән теләсә нинди авырлыкларны җиңә алачагымны тойдым. Шатлыктан күңелдә өмет уянды», — ди Эльмира.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Авылдашларым сез молодцы, аллахнын рэхмэт булсын сезгэ, максим да исэн САУ булыр алла боерса. Эйе Эльмираны ботен авыл халкы бик ярата, Ире дэ бик тырыш,энилэре дэ бик ярдэмче булды урыны ожмахта булсын. Алга таба да тигезлектэ яшэргэ язсын бу гаилэгэ. Мин авылда яшэмэсэм дэ аларны бик хормэт итэм.
0
0