Демьян мәзәкләре: Ике сүзле, 20 тиенлек кино
Мамадыш ягындагы Владимирда яшәүче карендәшебез Демьян Даниловның чираттагы язмасы — авыл яшьләренең кино исемен белешүгә бәйле маҗаралы вакыйга турында.
Авылның кинолы еллары
Исегездә микән, без бәләкәй чакта (кемдер — үсмер, ә кемнәрдер олы бүлгандыр) нәкъ авыл уртасында, авылның бер матур бизәге булып, кино белдерүе эленеп тора иде. Лиза түти аны Микайла дәдәй ясап биргән агач чыра шикелле язгыч ярдәмендә, төрле төстәге түшь белән матурлап яза. Һәм көн саен алмаштырып, түган нигезенә — Ананый күршесе әнисенең, Маржый әбинең капкасына кнопка белән ябыштырып куя иде. Әле ул белдерүләрнең Әлүкләр капкасында эленеп торуы да истә калган.
Кино белдерүен алдан укып, дусларына: «Бүген клүбта искиткеч галәмәт, әйбәт кино була. Чыкмыйча калмагыз, — дип әйтә алсаң һәм «караганым бар» дип тә өстәсәң, син инде авылның алдынгы карашлы кешесе бүлып чутланасың. Үл киноларның ничек беткәнен сөйләп тору кирәк түгелдер — халык күп була, ахырына кадәр карап бетерүчесе дә, йокыга китүчесе дә булгандыр... Шулай да ничек башланып китүе истә. Лиза түти башта билет сатып бетергәч, 15 минут саен өч мәртәбә кино будкасыннан чыгып:
—Микайла ташла таягыңны, башла киноны, — дип кычкыра.
Ә Микайла дәдәй:
— Хәзер, хәзер Лиза, боларны гана жиңим инде, торып тор, — дип жавап бирә…
Таяк дигәне — бильярд таягы, Микайла дәдәй аларны матурлап, төз итеп атна саен диярлек ясап алып килеп торды, әтәчрәк малайлар я ялгыш идәнгә сугып яки ялгыш берәрсенең сыртына кундырып сындыргач, мичкә ата торды. Бильярд уйнау тәртибен беләсездер, жиңелгән кеше уеннан чыга һәм яңадан чиратка баса, жиңгән кеше гел уйнап тора. Микайла дәдәйне бер дә жиңә алган кеше булмады, шуна күрә ул бильярд яныннан китә алмады.
Күнелемә уелып калган тагын бер хатирәне әйтмичә кала алмыйм, көне буе эштә бүлган Микайла дәдәй белән Лиза түти кич буе клубта бөтен халыкка кино күрсәтәләр. Лиза түти көнаралаш диярлек, я булмаса атнага 1-2 мәртәбә, көндез дә балаларга кино күрсәтә. Аның өстенә, көндез өенә үз малайларының иптәшләрен — безне жыя. Тәрәзәләрне каплап, экран урынына — агартып бизәлгән мичне яктыртып, татарчага әйләндереп сөйли-сөйли, диафильм күрсәтә иде.
Аларга ничә мәртәбә керсәң дә ачык чырайлы, киң күңелле олы яшьтәге Лиза әбинең дә безнең янга чыгып утырып:
— Менә малай, бу Нупагадий («Ну погоди» мульфильмы), болай булса, Калабокны уздыра, — дип сузып-сузып сөйләп, рәхәтләнеп матур мультиклар караганы бер дә онытылмый. Аннары инде дустым Леонидка:
— Ланит, куяннарыңның алдында бер шырпы да калмаган. Бар, печән салып кер, ичмаса, — дип әйтә дә самаварын кайнатырга пристинкегә чыгып китә иде.
Ул вакытлар, чын мәгънәсендә, авылның гөрләп торган чоры булган. Яшьләр күп, өй түрләрендә, тыкрыкларда, болыннарда жыелып кич утыралар, уеннар уйныйлар я бүлмаса гармунга кушылып җырлашалар. Төрле очта яшьләрнең жыелып утыра торган үрыннары бар. Арт урамда — Кәнук тыкрыгы, югары очта — Чулаклар кырыендагы Кучтырай пуҗымы, Никипарлар яны, Учып тыкрыгы һәм башкалар... Бу урыннарны истә калдырмыйча мөмкин түгел, чөнки анда бүкәннәргә такталар куелып, зур эскәмиялар ясала иде... Кич утырырга җыелган яшьләр барысын да уйлап бетермиләр шул, пыш-пыш кына сөйләшмиләр, хәтта бер вакытны өй түренә жыелган яшьләрне, «йокы бирмисез» дип, төн уртасында саңгырау Ычтук дәдәй, киенмәгән килеш, ак ыштаннан йөгереп чыгып, өйләренә кадәр куып тарата.
Ә менә Түбән оч яшьләренең жыелышып утыру урыны Аксаклар каршындагы элекке зират алды була. Бу очракта зират сүзе ничектер шомлы булып түгел, ә болынны, өй түрен, капка төбен хәтерләтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев