Чаллыдан Валентина Кучаева: «Кешеләргә ярдәм итү – күңел ихласлыгы ул»
Чаллы шәһәренең 38нче комплекс волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр.
Волонтерлар арасында безнең карендәшләребез дә бик күп. Шундыйларның берсе Чаллыда яшәүче Валентина Кучаева. Ул Норлат районының Чура батыр авылында дөньяга килгән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Валентина Кучаева волонтерлык эшендә актив катнаша, кешеләргә ярдәм итүне үзенең бурычы итеп саный.
"Күрше йортта гына безнең офис бар. Шунда йөрим. Махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен ярдәм әзерлибез. Ничек тә егетләребезгә ярдәм итәсе килә. Тизрәк исән-сау туган илебезгә, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар иде инде. Безнең егетләр фронтта, аларның исән-сау кайтулары өчен барыбыз да тырышырга тиеш. Безнең ярдәмебез аларга көч бирә. Хәзерге вакытта окоп шәмнәре ясыйбыз. Өйдә носкилар бәйлибез. Волонтерлар командасындагы башка кешеләр белән бергәләп җыелып, планнар корабыз, нәрсәләр кирәклеген билгелибез. Кемдер азык-төлек җыя, кемдер кием-салым, кемдер кирәк-яраклар әзерли. Безнең бердәмлегебез – безнең көчебез. Волонтерлык эшендә катнашу, кешеләргә ярдәм итү – күңелнең тирәннән чыккан ихласлыгы ул", – дип сөйләде ул.
Валентина Петровна шәһәрдә яшәсә дә, бик еш авылга кайта, туган җирен сагынып яши. Алар ире белән 4 ул, бер кыз үстергәннәр. Хәзерге вакытта 8 оныклары үсеп килә.
“Шөкер итеп яшим, балаларым арасында. Ирем генә биш ел элек мәңгелеккә күчте. Җәйләремне авылда үткәрәм, анда төп нигезем – туган йортым бар. Авылда яшәүнең үзенә күрә бер рәхәте бар. Табигатьнең матурлыгын, тынычлыгын тоям. Кечкенәдән авылда үскәнгә, минем өчен ул һәрвакыт якын һәм кадерле. Балаларым да, оныкларым да авылда вакыт уздыруны яраталар. Җәйге каникулларда аларны да алып кайтып, бергәләп бакчада эшлибез, табигатьтә йөреп, ял итәбез", – дип өстәде Валентина Петровна. Чура батырда аны яратып, авылның старостасы дип йөртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев