Чаллыдан Амелия Павлова «Халык җәүһәрләре» фестивале лауреаты булды
15 мартта «Пирамида» концертлар залында «Халык җәүһәрләре» Халыкара милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты гөрләде.
Әлеге фестивальдә Чаллыда яшәүче талантлы кызыбыз Амелия Павлова да катнашты. Ул сәхнәдә керәшеннәрнең яраткан җыруларының берсе – «Балтырган»ны башкарганда, «Сәйдәш» ансамбле аның чыгышын бизәде. Амелия халыкара милли мәдәни фестивальдә катнашып, лауреат исемен яулады.
Бәләкәйдән җыр-моңга гашыйк, сәләтле кыз Амелия күп конкурсларда катнаша. Ул Чаллы шәһәренең 1нче балалар музыка мәктәбенең фортепиано бүлегендә укый. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары, Салют Талантов «Artcon»ның 12нче суперфиналы лауреаты. Шәһәр һәм Тукай районы концертларында, чараларында актив катнаша. Быел Санкт-Петербургта «времена года» Халыкара конкурс-фестивалендә керәшен халык җыры «Балтырган»ны башкарып, 1нче дәрәҗә лауреат булды һәм гала-концертта катнашты. Аның репертуарында татар, рус һәм керәшен җырулары бар.
«Керәшеннәрнең мәдәниятен һәм иҗатын яратам. Киләчәктә дә сәхнәләрдә чыгыш ясап, татар һәм керәшен мәдәниятен танытуны максат итеп куям. Керәшен мәдәнияте – ул минем өчен аеруча якын, чөнки мин үземнең тамырларымны һәм тарихымны белергә, сакларга телим», – дип өстәде Амелия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев