Борды мәктәбендә агач белән эшләү буенча мастер-класс үтте
Тукай районының Борды урта гомуми белем бирү мәктәбендә агачны яндырып эшләү буенча осталык дәресе үтте.
Укытучылары Любовь Лаврентьева балаларны бу һөнәрнең тарихы, агач яндыру приборының төзелеше, эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре, яндыру алымнары һәм техникасы белән таныштырган. Укучыларга төрле техника кулланып башкарылган әйберләр күрсәтелгән. Бергәләп тырышып, әзерләнгән тактага бизәк төшереп, һәм һәр бала үзен иҗатчы итеп сынап караган. Осталык дәресендә укучылар күп яңа мәгълүмат алганнар, шулай ук, үз куллары белән азык әзерләү такталарына оригиналь рәсемнәр ясаганнар.
«Дәрес ахырында балаларның күзләрендә шатлык һәм канәгатьләнү чагылды. Аларның иҗат итү процессында алган тәҗрибәләре, яңа белемнәре һәм осталыклары аларны тагын да рухландырды», – диде укытучылары һәр укучының эшен бәяләп.
Дәреснең ахырында, Любовь Петровна балаларга киләчәктәге проектлар турында сөйләгән. Ул аларны агач яндыру сәнгатенең мөмкинлекләре белән таныштырган, шулай ук, бу һөнәрнең көнкүрештә ничек кулланылуы турында да фикер алышканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев