Авыл җирлекләрендә җыеннар үтте
Авыл җирлекләрендә башланган җыеннар Мамадыш районының - Дүсмәт, Минзәләнең Түбән Юшады авылларында узды.
Дүсмәт авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыелышка килүчеләр уңышлы гына эшләп килүче авыл эшкуарлары, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлеге белән таныштылар. Җыелышта Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин да катнашты.
«Югары класс укучылары белән очраштык. Авыл җирлегендә булган проблемалар турында фикер алыштык. Киләчәккә планнар корылды. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәмнәре өчен җирлек халкына рәхмәт белдерәм», – диде Вадим Ильич.
Юшадыда җыенны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев алып барган. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов үз эшчәнлеге хакында хисап тоткан. 2024 елда бу җирлектәге авыл кешеләре көйле тормыш алып барганнар. Иң зур проблеманы - Түбән Юшадыны олы юлга тоташтыруны үз көчләре белән хәл итеп киләләр һәм республика, Россия программасына кереп, Кадрәккә чыга торган юлга асфальт җәеп булмасмы дип өметләнәләр. Авылда клубка ремонт ясалган. Быел бу җирлектә әлеге клубның икенче өлешен, ФАП һәм Каран Азик клубын ремонтлау планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев