Агаповлар «Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабында III урынны яулады
Әгерҗедә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы узды.
Республикакүләм «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең Әгерҗедә булган зона этабында катнашучылар үзләренең архив документларына нигезләнеп төзелгән нәсел агачларын тәкъдим иттеләр, милли киемнәр күрсәттеләр, милли ризык белән сыйладылар. Тамашачылар концерт барышында аларның җыр-биюгә сәләтләрен дә күрделәр.
Республикакүләм «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең Яр Чаллыда уздырылган муниципаль этабындагы конкурс нәтиҗәләре буенча Агаповлар гаиләсе җиңүче дип табылган иде. Алар фестивальнең Әгерҗедә уздырылган зона этабында Яр Чаллы данын якладылар. Уңышлы чыгыш ясап, Агаповлар гаиләсе III урынны яулады. Аларга диплом һәм акчалата сертификат тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев