2025 елда картлык буенча пенсиянең күләме билгеле
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнде һәм тагын 2,2% ка индексацияләнәчәк.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге коллегиясенең йомгаклау утырышында Эдуард Вафин хәбәр итте.
«Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча иминият пенсияләрен 9,5% ка кадәр индексацияләү көтелә. 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 262 сум тәшкил итәчәк. Пенсионерлар безнең төп клиентларыбыз булып тора», — дип билгеләп үтте ул.
Вафин сүзләренчә, пенсияләр билгеләү һәм түләү — Россия Социаль фондының иң кирәкле хезмәтләреннән берсе. 2024 елда бүлекчә 59 меңнән артык Татарстан гражданына пенсия билгеләде. Республикада пенсия алучылар саны узган ел белән чагыштырганда 8 меңгә артып 1,1 миллионнан артык кешене тәшкил итте.
1 февральдән Россия Президенты йөкләмәсе буенча 40 тан артык социаль түләүләр һәм пособиеләр 9,5% ка индексацияләнәчәк. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев