Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

ЮХИДИга алдан язылып кына килергә кирәк

Машина йөртү хокукы таныклыгын алу яки алмаштыру, автомобильләрне теркәү өчен дәүләт хезмәтләренең рәсми порталында язылырга мөмкин

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Татарстанда ЮХИДИлары алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтә. Әлеге чара коронавирус таралуны кисәтү өчен кертелде. 

Хезмәткәрләрне һәм гражданнарны коронавирус инфекциясе таралудан саклау өчен, автомобильне теркәү, имтихан үткәрү, шулай ук машина йөртү хокукы таныклыгын бирү яки алмаштыру хезмәтләре бары тик дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан язылып кую буенча гына гамәлгә ашырылачак.

Административ хокук бозулар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турындагы эшләр ЮХИДИ бүлекчәләрендә алдан билгеләнгән вакытта кабул итү тәртибендә узачак.

ЮХИДИдә авариядә катнашучылар «европротокол» буенча юл-транспорт һәлакәтләрен мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алалар, дип искәрттеләр. Ике автомобиль бәрелешү аркасында машина йөртүчеләрнең, шулай ук җәяүлеләрнең һәм пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килмәгән очракта гадиләштерелгән рәсмиләштерүдән файдаланырга мөмкин. Бу очракта ике автомобиль дә мәҗбүри рәвештә ОСАГО буенча иминиятләштерелергә тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда һәм Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәкләре гадәти режимда эшләячәк, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев