Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Төшенкелеккә бирелмәскә һәм калын кесәле абыйлар эзләмәскә”: Дятлов яшь актерларга киңәш бирде

90 нчы еллардан башлап Россия актерларының тормышы, проектлар саны һәм көндәшлек нык үзгәргән

 Актер һәм җырчы Евгений Дятлов яшь артистларга беркайчан да бирешмәскә киңәш итте. Бу хакта ул Андрей Кузьминга «Татар-информ» МА өчен биргән интервьюсында сөйләде. «Хәзер барысын да бик тиз һәм тирәнтен уйламый эшләргә кирәк. Мөмкинлек бармы? Тотын һәм 100 процентка эшләп кара. Килеп чыкмый икән — икенче тапкыр тырыш.  Төшенкелеккә бирешмәскә, калын кесәле абыйлар эзләмәскә кирәк. Үзеңә тырышырга кирәк», - дип билгеләп үтте Дятлов.  Аның сүзләренә караганда, 90нчы еллардан Россия актерларының тормышы бик нык үзгәргән, күбрәк фильмнар төшерә башлаганнар һәм үзләрен күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән. Шуның белән бергә көндәшлек дә сизелерлек арткан. «Хәзер дә кыен, чөнки актерлар һәм проектлар күп. Өлгермәгән кеше соңга кала", - диде ул. 

Евгений Дятлов белән интервьюны sntat.ru сайтында укыгыз, видеоверсияне  YouTube да «Татар-информ» МА каналында күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев