Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда уку елы 25-30нчы майга кадәр тәмамланачак

Имтиханнарны 8нче июньнән бирә башларлар дип планлаштырыла

Татарстанда быел да уку елы май ахырында тәмамланачак. Шуннан соң мәктәп укучыларын имтиханнар көтә. Моның турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
"Елны традицион рәвештә — 25 һәм 30 майга кадәр тәмамлау турында карар кабул ителде", - дип билгеләп үтте Фазлыева.

8 июньнән 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын тапшыра башлар дип планлаштырыла. 9 нчы сыйныф укучылары өчен имтихан нинди форматта узачагы әлегә билгеле түгел. Шуңа күрә аның регламенты өстәмә рәвештә җиткереләчәк.
Әгәр санитар-эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, имтихан алдыннан чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар үткәреләчәк.

Хәзер Татарстанда укучылар һәм студентлар дистанцион формада укый. Республикада дистанцион дәресләрнең методик базасын булдырырга планлаштыралар. Анда дистанцион дәресләрнең эшләнмәләре һәм тәҗрибәсе тасвирланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев