Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда "Спорт - тормыш нормасы" проекты буенча яңа мәйданчыклар төзелгән

Әлеге эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Шулай ук әлеге «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык пәйда булган.

Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар кайтарылган.

"Татар-информ"

Фото: Михаил Захаров/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев