Туганайлар

Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертелде

Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. 

«Республикада әлегә бернинди куркыныч та юк, бу саклану чаралары гына. Без әлеге куркыныч безне читләтеп үтсен өчен барысын да эшлибез. Кешеләр шуны аңларга тиеш: әгәр республика территориясеннән чыгу һәм керү урыннарында тышкы периметрны контрольдә тотмасак, катлаулы хәлдә калуыбыз ихтимал», - диде Миңнеханов.

Президент республикада массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү буенча чикләүләр кертелүенә игътибар юнәлтте һәм әлеге таләпләрне төгәл үтәргә чакырды. «Без вазгыятьне тулысынча контрольдә тотабыз. Әмма дилбегәне йомшартырга ярамый», - дип искәртте Миңнеханов.

«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде. Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына үткәреләчәк», - дип искәртте Галимова.

Моннан тыш, ТР Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә барлык командировкаларын кичектерү турында карар кабул ителде. Республика предприятиеләре җитәкчеләре, барлык эш бирүчеләргә дә шундый киңәш бирелде.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы вәкилләре инфекция очраклары теркәлгән илләрдән кайткан кешеләргә бу хакта Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә куша. Моның өчен республикада тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә булдырылды: +7(843)296-02-24. Үзегездә хәлсезлек тойсагыз, табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: