Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда балалар санын ничек арттырырга җыеналар?

Күп балалы гаиләләргә пособиеләр, бушлай балалар бакчасы, дарулар һәм автокреслолар турында

Яңа елдан беренче балага айлык түләү шартлары һәм күләме ничек үзгәрәчәк, республикада социаль ярдәмнең нинди яңа төрләре барлыкка киләчәк? Бу хакта “Татар-информ” репортажында.

Беренче балага түләнә торган федераль айлык түләү 2020 елдан балага өч яшь тулганчы түләнәчәк. Элек ул 1,5 яшькә кадәр генә түләнә иде. Моннан тыш, пособие алучылар өчен гаиләнең гомуми кереме яшәү минимумының ике күрсәткече күләменә кадәр артты. Ә бу түләүләр күләме дә артачак дигән сүз. Моннан тыш Татарстанда яңа елдан балалы гаиләләргә яңа төр социаль ярдәмнәр барлыкка киләчәк.

Туучылар санын арттыру өчен елына 77 млрд сум

Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү – Татарстандагы социаль сәясәтнең иң әһәмиятле юнәлешләренең берсе. Республиканың социаль түләүләр системасы 82 төр ярдәм чарасын үз эченә ала. 1,12 млн кеше адреслы ярдәм чаралары ала. Бу гомуми күләмнең 77 проценты. Ә тулаем финанслар – 8,4 млрд сум. Бу төбәк ярдәме чараларының тулаем күләменнән 80 процентны тәшкил итә.

- Татарстан бюджетының балалы гаиләләр өчен чыгымнары 21 процент, ягъни 77 млрд сумны тәшкил итә. Бу сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәҗбүри медицина иминияте фонды системасына тотылган гомуми чыгымнар, - диде журналистларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Монда 2018 елда республика бюджетыннан һәм ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан балалы гаиләләргә, әниләргә һәм балаларга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен тотылган гомуми чыгымнар турында сүз бара. Бу чыгымнар бер бала өчен елына 93,5 мең сум тәшкил итә.

Республика “Демография” илкүләм проектын тормышка ашыруда катнаша. “Бала тугач гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 2024 елга туучылар санын арттыру бурычы куелган. Моның өчен төбәктә балалы гаиләләргә федераль һәм төбәк социаль ярдәме чаралары күрсәтелә.

- “Демография” илкүләм проектын тормышка ашыру өчен бик җитди ресурслар тотылды. Республикада бу программаның бюджеты якынча 1 млрд сум, - ди Зарипова.

Халыкның табигый үсешен саклап калу максатыннан балалы гаиләләр өчен социаль инфраструктура булдырыла. 40 социаль программа гамәлгә ашырыла. Балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, спорт объектлары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә һәм ремонтлана. Хастаханәләрдә, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында, балалар сәламәтләндерү лагерьларында, яшүсмерләр клубларында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Төбәктә яшь гаиләләргә ипотека кредиты бирү программалары эшли.

Федераль түләү күләме һәм аларны алучылар саны артачак

2019 елның 2 августында “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр” № 305 Федераль законына үзгәрешләр кертелде. Бу түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләнең бер әгъзасы өчен яшәү минимумының ике күрсәткеченнән артмаган уртача кереме белән исәпләнәчәк. Балага өч яшь тулганчы түләнәчәк.

- Россия Президенты Владимир Путин беренче балага түләнә торган айлык акчаны 2020 елның гыйнварыннан өч яшькә кадәр озайту турында карар кабул итте. Икенчедән, гаиләнең бер кешелек кереме ике яшәү минимумына кадәр арта. Шул рәвешле, 2020 елның 1 гыйнварыннан керемнәре 60 510 сумнан ким булган һәм беренче балалары туган гаиләләр бу түләүгә дәгъва кыла ала. Алар әлеге түләүләрне балага өч яшь тулганчы алачак. 2020 елның 1 гыйнварыннан түләүнең суммасы 9 373 сум була, - диде Зарипова.

Шул рәвешле 2020 елда уртача кереме 20 170 сумнан артмаган гаиләләр шушы түләүне алачак. 

Шуны да әйтергә кирәк, элегрәк программа шартлары шактый кырыс иде. Хәзер бу айлык түләүләрне уртача керемнәре яшәү минимумының бер күрсәткеченнән артмаган гаиләләр балага 1,5 яшь тулганчы ала.

2018 елда бу сумма – 13 713 сум, ә 2019 елда 14 034 сум. Димәк, 2018 елда өч кешелек гаиләнең кереме 41 139 сумнан, ә 2019 елда 42 102 сумнан артмаска тиеш. Беренче бала тугач яки беренче баланы уллыкка-кызлыкка алгач, айлык түләү бер бала өчен узган елның икенче кварталындагы яшәү минимумына тигез. Яшәү минимумы суммасы төбәк тарафыннан билгеләнә. Татарстанда 2018 елда айлык түләүнең күләме 8 490, ә 2019 елда 8 896 сумны тәшкил итә.

“Хәзерге вакытта президент түләүләрен 10 168 кеше ала. 2019 елда аларның 2 104е бала тапкан. Яшь гаилә өчен мондый айлык түләү бик җитди ярдәм һәм таяныч”, - диде Эльмира Зарипова.

Татарстанда балалы гаиләләр өстәмә түләүләр алачак

2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән төбәктә балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр кертеләчәк.

- Беренчедән, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр балалар бакчалары өчен түләмәячәк. Икенчедән, керемнәре яшәү минимумыннан аз булган гаиләләр 3 яшькә кадәрге балалары өчен ел саен электрон сертификатлар алачак. 10 мең сумлык бу сертификатлар дарулар алу өчен биреләчәк, - диде министр.

Министр әйтүенчә, хәзер теләсә кайсы гаиләдә дарулар өчен тотылган акча гомуми бюджетның бер өлешен алып тора. Мондый чыгымнар бигрәк тә кечкенә балалар тәрбияләгән гаиләләрдә сизелә. Шуңа күрә өч яшьтән кечерәк балалары булган аз керемле гаиләләр өчен бу яңалык зур ярдәм булачак.

“Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдәге һәр кешенең керемен яшәү минимумына җиткерү өчен пособие кертеләчәк. Шушындый 627 күп балалы гаилә ел башыннан һәр кеше өчен 4 меңнән артыграк акча ала башлаячак. Әлеге демографик чаралар балалы гаиләләргә ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - диде Зарипова.

“Авыл” түләүләре

Татарстанның Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикадагы яңа ярдәм чаралары туучылар санын сакларга ярдәм итә, ә кайбер районнарда бу күрсәткечне арттыруга этәргеч тә була.

- Республикада авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәрле хатын-кызлар өчен беренче балага 50 мең сум һәм өченче балага 100 мең сум күләмендә “авыл” түләүләре кертелде. 2018 елда бу ярдәмне 2016 хатын-кыз алган. Бу туучылар санын сакларга, ә кайбер районнарда туучылар санын арттырырга ярдәм итә, - диде ул.

Әлеге бер тапкыр түләнә торган акчалар авылда өч елдан артыграк яшәүче әниләргә бирелә. Бу түләүне 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын 25 яшькә кадәр һәм өченче баласын 29 яшькә кадәр тапкан хатын-кызлар ала. Август башына булган мәгълүматлар буенча, әлеге түләүне беренче баласын тапкан 2785 хатын-кыз һәм өченче балалары туган 541 гаилә алган.

- Актаныш, Аксубай, Арча, Апас, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Биектау районнарында беренче һәм өченче балалар саны арта. 2018 елда Татарстанда туган беренче балалар саны 38 процентны тәшкил иткән. 2019 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча, әлеге күрсәткеч кимемәгән, якынча 40 процент. Без беренче балалар туу буенча шушы планканы тотабыз, - диде Зарипова.

Авылда яшәүче гаиләләрдә туган балаларга бүләккә автокресло

Татарстанда берничә ел дәвамында районнарның социаль яклау бүлеге җитәкчеләре тарафыннан балалары туган гаиләләрне котлау традициясе яшәп килә. Үзенең тыгыз эш графигына да карамастан, Татарстанның Хезмәт министры Эльмира Зарипова әле күптән түгел генә сабыйлары туган, авылда яшәүче ике гаиләдә кунакта булды. Ул яшь әти-әниләрне балалары туу белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

- Иң мөһиме: ирешелгәндә туктап калмаска. Йортларыгыз балалар көлүеннән яңгырап, шатлык һәм бәхет белән тулып торсын. Сабыегыз туу белән котлыйм һәм сезгә бары тик иң изге теләкләрне телим, - диде ул яшь парларны котлап. Бу гаилә күптән түгел генә Биектау районының Константиновка бистәсенә күченгән.

Александра һәм Артем Бөреле урта мәктәбендә укыганда танышкан. Артемга 24, Александрага 23 яшь. Яшьләр 2016 елда өйләнешкән. Александра 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан, авылда яшәүче хатын-кыз буларак бер тапкыр түләнә торган 50 мең сум акча алган. Моннан тыш гаилә федераль айлык түләүне дә теркәгән. 2019 елда аның күләме 8 896 сум. Яшь әни сүзләренчә, бу акча гаилә бюджетына сизелерлек ярдәм итә.

- Балага азык катнашмалары ашатабыз, хәзер алар да кыйммәт бит. Айлык түләүләрнең күп өлеше бала ризыгына һәм памперсларга тотыла. Бер тапкыр түләнә торган акчага коляска алдык, бала бүлмәсен ясадык, - диде Александра.

Большаковлар гаиләсе яңа фатирларын ипотекага алган. Гаилә башлыгы әйтүенчә, әгәр бала өчен түләүләр булмаса, ай саен фатирга түләп бару авыррак булыр иде. Уллары Маркка дүрт ай. Бала туу гаилә өчен зур сөенеч һәм алар моны бөтен дөнья белән бүлешергә теләгән.

- Улыбыз туу шатлыгы белән бүлешәсе килде. Татарстанның Хезмәт министрлыгы сайтында гариза калдырдык, министрны кунакка чакырдык. Шулай да аның безгә киләчәгенә ахырга кадәр ышанып та бетмәдек. Безгә соцзащитадан дүшәмбе көнне шалтыраттылар. Эльмира Әмировнаның килүе безнең өчен көтелмәгән куаныч булды, - дип сөйләде яшь гаилә.

Шул ук көнне Эльмира Зарипова Биектау авылында яшәүче Рөстәм һәм Диләрә Газизовларда да кунакта булды. Бу гаилә дә 50 мең сумлык республика түләвен алган. Һәм хәзер беренче бала өчен ай саен федераль түләүләр дә алып баралар. Гаилә айлык пособиеләрне тулысынча балага тота: балалар өчен азык катнашмалары һәм памперслар алалар. Шулай ук яшь әти-әни сабыйларына кышка чана алу өчен дә акча җыеп бара. Гаилә башлыгы Рөстәмгә 26 яшь. Ул төзелеш компаниясендә бизәүче булып эшли.

- Әти булу минем өчен зур бәхет. Бу аңлатып булмаслык тойгы, эйфория. Әлбәттә, берүземә генә гаиләне туендыру җиңел түгел, әмма безгә әти-әниләр ярдәм итә. Айлык түләүләр безнең өчен саллы гына ярдәм, гаилә бюджеты өчен яхшы гына өстәмә акча, - диде әти кеше.

Эльмира Зарипова ике гаиләгә дә бәхет, иминлек теләде һәм балалар өчен автокресло бүләк итте.

Автор: Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru

 Салават Камалетдинов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев