Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 2,8 меңнән артык сайлау участогы ачылды

Участокларның 98 процентында камералар бар

17 сентябрьдә Татарстанда РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауда барлык сайлау участоклары ачылды. Сайлау Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәреләчәк. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

46 вакытлы участок Республикада бала тудыру йортларында, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм тикшерү изоляторларында ачылды . Шундый ук участоклар «Казан» халыкара аэропортында һәм Казан-1 тимер юл вокзалы бинасында да эшли.

Үз участогыңның номерын Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервисларында, «Минем сайлау участогы» Telegram-ботында табарга мөмкин.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, участокларның 98 процентында камералар бар. Алар 17-19 сентябрь көннәрендә эшләячәк. Иҗтимагый күзәтүнең республика үзәгендә тәүлек буе трансляция барачак. Аны җәмәгатьчелек, сәяси партияләр, ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук кирәкле техник әзерлек узган битараф булмаган гражданнар карыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев