Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 12 майдан республика буенча хәрәкәт итү өчен смс-пропуск алырга кирәкми

Эш бирүчеләрдән махсус белешмә дә таләп ителмәячәк

 Татарстанда 12 майдан өйдән чыгу өчен махсус пропуск алырга кирәкмиячәк. Бу турыда Татарстан Юстиция министрлыгының норматив-хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итүче бүлеге җитәкчесе Эльмира Слепнева хәбәр итте.

Татарстан Министрлар Кабинеты кабул иткән яңа карар буенча республика буенча хәрәкәт итәр өчен эш бирүчедән белешмә һәм смс-код алу таләп ителмәячәк.

12 майдан гражданнарга сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә, транспортта пассажирлар һәм багаж ташыганда, шул исәптән таксида да, шәхси саклану чаралары — медицина битлеге яки респиратор һәм перчатка кию таләп ителә. Спорт, балалар мәйданчыкларына, шулай ук күп фатирлы йорт ишегалларында урнашканнарына, керү тыела. Бу тыю шул объектларга хезмәт күрсәтә торган оешма хезмәткәрләренә кагылмый. Шул ук көннән башлап пассажирларны һәм багажны муниципальара ташулар тыела. Тик бу тыю регуляр рейс маршрутлары буенча ташуларга кагылмый. Автосалоннар, ЗАГС органнары, 400 квадрат метрга кадәр булган мәйданда азык-төлек булмаган товарлар сата торган сәүдә заллары эшлиячәк. Бу очракта аларның аерым керү ишеге булу шарты куела. Никах теркәгән вакытта кешеләр саны уннан артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев