Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Табибларны чәчәкләргә күмделәр

Йогышлы авырулар хастаханәсенең хатын-кызлар коллективына барлыгы 650 розадан торган 41 чәчәк бәйләме тапшырдылар

Коронавирус вакытында көнне төнгә ялгап эшләүче Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә бүген Казан эшмәкәрләре рәхмәт йөзеннән чәчәкләр бүләк иттеләр.

«Табибларга рәхмәт» акциясенә чәчәк кибете хуҗалары кушылды. 

«Бу акция  бар дөньяда бара. Казанда шулай үзенчәлекле формада табибларга рәхмәтне җиткерергә теләк белдерүчеләр табылуга без бик шат», – ди эшмәкәрләр. Йогышлы авырулар хастаханәсенең хатын-кызлар коллективына барлыгы 650 розадан торган 41 чәчәк бәйләме тапшырдылар. 

“Хатын-кыз чәчәкләргә һәрчак шат. Казан халкының безгә шул рәвешле көч биреп торулары сөендерә. Бу безгә тагын да тырышыбрак эшләргә ярдәм итә”, –  ди Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә оештыру-методика кабинеты җитәкчесе Земфира Мөхәмәрдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев