Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Социаль ипотека программасы буенча квартира бәяләре кыйммәтләнә

Казан шәһәрендә файдалануга тапшырылачак йортларда 1 квадрат метр бәясе 54 мең сум тәшкил итәчәк. Чаллыда – якынча 47 мең сум булачак

Төзелеш материаллары бәясе үсү социаль ипотека программасын да читләтеп узмаган. Быел Казан шәһәрендә файдалануга тапшырылачак йортларда 1 квадрат метр бәясе 54 мең сум тәшкил итәчәк. Чаллыда – якынча 47 мең сум булачак. Квартираларның төгәл бәясе барлык төзелеш эшләре төгәлләнгәннән соң билгеләнәчәк, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан" газетасы.

Белгечләр 2022 ел апреленнән төзелеш материаллары бәясенең күпкә үсүен әйтә. Аеруча металлургия продукциясенә нык кыйммәтләнгән. Мәсәлән, 2020 елның ноябреннән 2021 елның гыйнвар аена кадәр тимер хакы уртача 55 процентка үскән, ә ул – төзелештә иң күп кулланылучы материалларның берсе. Калган материаллар якынча 20 процентка кыйммәтләнгән.

Дәүләт торак фонды квартира бәясен ел ярым дәвамында үзгәртмичә килгән. Ләкин бәяләрне алга таба “тотып тору” социаль ипотека торагын төзүнең тукталуы белән яный башлаган. Төзелеш базарындагы бәяләргә мониторинг ясалып, тапшырылган сметалар өйрәнелгәннән соң “квадрат” бәясен арттыру турында карар кабул ителгән.

Дәүләт торак фонды квартира бәясен соңгы тапкыр 2019 елның көзендә үзгәрткән. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ремонтлы социаль ипотека квартирасы бәясе белән коммерция базарындагы ремонтсыз квартира бәясендәге аерма 1,5-2,5 тапкырга җитә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев