Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов балаларның хыялларын чынга ашыра

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабугада яшәүче алты яшьлек Данисның хыялын чынга ашырган. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

26 декабрь көнне Рөстәм Миңнеханов "Хыяллар чыршысы" акциясенә кушылып, чыршыдан берьюлы өч открытка алган. Әлеге открыткаларда бер бала самолётта утырырга теләвен белдергән, икенчесе планшет сораган. Алабугадан Данис, исә, чын янгын частендә булырга хыяллануы турында язган.

Бүген Данисны әнисе һәм дүрт яшьлек энесе Әмир белән Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Нуриев кунакка чакырган. Чәй табыныннан соң гаиләгә Татарстан Президенты исеменнән татлы бүләкләр һәм "швед стенкасы" сатып алу өчен сертификат тапшырганнар.

Шуннан соң, гаиләгә шәһәрнең 75 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге буенча экскурсия оештырганнар. Очрашу ахырында янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре Даниска истәлекле бүләкләр биргәннәр һәм аның гаиләсенең фатирында автоном янгын белдергечләре урнаштырырга вәгъдә иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X