Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Республикада урман янгынын сүндерү станцияләре ачыла

Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлгәне юк

«Экология» илкүләм проекты ярдәмендә быел Татарстанда яңа урман янгынын сүндерү станциясе барлыкка киләчәк. Шулай ук 2020 елда урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар — тугыз янгын сүндерү автоцистернасы, кече урман-патруль комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы җайланма.Татарстанда урманнар биләгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә, урманлык — 17,5 процент.

Яңа станцияләр Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында оештырыла.

Бүген урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагында эшләүче II типтагы 18 урман янгынын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагында эшли торган III типтагы 5 урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә.

Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлгәне юк.

Республикада 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев