Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Профессор Юрий Переведенцев: Бөтен өмет сентябрьгә, әбиләр чуагына

"Россия Гидрометцентр хезмәткәрләре белән сөйләштем. Алар да сентябрьгә, әбиләр чуагына өмет баглый", - ди профессор.

Быел сентябрь аенда көннәр шактый җылы булуы ихтимал. Җәй салкынча булгач, белгечләр сентябрьгә өмет баглый. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

“Бөтен өмет сентябрьгә. Россия Гидрометцентр хезмәткәрләре белән сөйләштем. Алар да сентябрьгә, әбиләр чуагына өмет баглый”, - ди профессор.

Аның сүзләренчә, гадәттә сентябрь аенда температура майдан түбәнрәк санала – 11-12 градус тирәсе. Явым-төшем дә 40 мм тирәсе, ләкин бу уртача климатик норма. “Без шулай фаразлый алабыз: кышкы айлар, май һәм июньдә һава температурасы нормадан югарырак булды. Еллык температура ул тотрыклырак. Башка айларда температура югарырак булса, кайдадыр компенсация була”, - ди Переведенцев.

Ул Көнбатыш Европа илләрендә температура 40 градустан артык булуын, анда да рекорд күзәтелүен әйтте. “Әлегә һава торышында кискен борылыш көтелми, ул очракта Көнбатыш Европада, Себердә дә яңгырлар явар иде”, - диде.

Юрий Переведенцев августның беренче ун көне салкынча торачагын әйтте. Уртача тәүлеклек температура хәзер 20-21 градус тәшкил итә, аномалия 4-5 градус, хәтта җиде градуска җитәргә мөмкин. Россия Гидрометцентр фаразлары буенча, августта эссе көннәр дә булачак. 2010 елда бу вакытта температура 39 градуска кадәр күтәрелгән булган.

Июньдә уртача температура климатик нормадан 1,9 градуска югары булган, явым-төшем җитмәгән. Июльдә һава басымы түбән, уртача айлык температура күпьеллык нормадан 1,5-2 градуска түбән, ләкин 80 мм тирәсе явым-төшем яуган. Июль азагында температура кисәк кенә төште. Бу вакытта мондый һава 10-13 елга бер теркәлә. Быелгы җәйгә салкын һәм җылы һава торышы дулкыннары алмашып торуы хас.

Фото: газета Маяк/ архив

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/31/190733/

Фото: газета Маяк/ архив

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/31/190733/

Фото: газета Маяк/ архив

"Татар информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев