Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Марат Әхмәтов: Эшләгән кеше бай яшәргә тиеш

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрне хуплавын әйтте

Хезмәт кешесенә хөрмәт, хезмәт хакын түләү, пенсияләрне һәр ел саен арттыру турында Конституциягә үзгәрешләр кертү Россия кешеләренең тормышына яхшы тәэсир итәчәк, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов.

“Үзгәрешләрне хуплыйм. Россия бик күп табигый байлыклары булган ил. Мондый илдә хезмәт иткән кеше бай яшәргә тиеш. Конституциягә кешенең хезмәте өчен тиешенчә түләү турында үзгәрешләр кертелү уңай күренеш. Бу хөкүмәткә өстәмә җаваплылык өстәячәк”, - диде ул.

Хәзерге вакытта ил икътисады кешеләр турында яхшырак кайгыртырга, белем алуны, сәламәтлек саклауны камилләштерергә, пенсия һәм социаль түләүләрне индексацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мондый таләпләрне илнең Төп законында беркетү хакимият вәкилләренә өстәмә җаваплылык йөкли.

«Конституция дәүләткә шундый йөкләмәләрне йөкли икән, дәүләт башкарма хакимият буларак моны даими күзәтеп торырга һәм, бернинди сәбәпләргә карамастан, Конституция таләпләрен үтәргә тиеш», — дип искәртте депутат.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев