Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Үлемсез полк" йөрешен күчерергә планлаштыралар

Ул сентябрь аена күчерелә

Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында "Үлемсез полк" йөреше  9 майдан 26 июльгә күчерелгән була. Хәзер "Үлемсез полк" акциясен 2 сентябрьдә үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта мәгълүматны "Ведомости" газетасына сылтама ясап "Татар-информ" хәбәр итә.

Мәскәү мэриясенә якын зат һәм илнең бер төбәге җитәкчелеге белән бәйле кеше «Үлемсез полк» йөреше вакыты үгәрүе турында сөйләделәр.

Башкала мэриясенә якын булган зат сүзләренә караганда, Мәскәүдә әлеге акциягә әле әзерләнә башламаганнар. Ул аны үткәрү мөмкинлеге 2 сентябрь булыр, дип атады.

Шул ук датаны Федерация субъектларының берсе җитәкчелеге белән бәйле кеше раслады. Йөрешне күчерүнең сәбәбе итеп ул коронавирус белән булган хәлне атады.

Шул ук вакытта федераль түрә «Үлемсез полк»ның начар һава шартлары белән күчерелүенә бәйле булуын әйтә. Эссе һавада йөрештә катнашучыларга начар булырга мөмкин, дип аңлатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев