Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Күпбалалы гаиләләр өчен яңалык

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары көндез укучы студентлары булган (әмма яше 23тән артмаган) гаиләләргә дә кагылачак.

Шул ук вакытта күпбалалы гаилә статусы, гаиләдә зур балалар балигълык яшенә җиткәч тә алынмыйча, сроксызга әйләнәчәк. Министрлар Кабинеты Дәүләт Советына шундый закон проекты керткән, дип яза «inkzan». Закон проекты Россия Президенты Владимир Путинның гыйнвар ае указына (күпбалалы гаиләнең бердәм статусын билгеләгән указ) бәйле рәвештә эшләнгән. Хәзер Россиядә өч һәм аннан күбрәк балага ия булучы гаилә күпбалалы гаилә булып санала һәм бу статус сроксыз билгеләнә. Моңарчы Татарстанда 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балага ия булган гаиләләр күпбалалы гаилә буларак исәпләнелеп, зур бала балигълык яшенә җиткәч, күпбалалы гаилә статусы алына иде. Хәзер Татарстан Гаилә кодексына күпбалалы гаиләнең яңа билгеләмәсе кертеләчәк. Шулай ук халыкка адреслы ярдәм турында Татарстан законына да үзгәрешләр кертеләчәк. Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары гаиләдә зур балага 18 яше тулганчы (яки көндез укыган очракта — 23 яше тулганчы) күрсәтеләчәк. Ярдәм чараларын киңәйтүгә 389 миллион сум таләп ителәчәк. Законга аңлатма язуында әйтелгәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан өстәмә акча бирүне килештергән дә инде.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев