Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кулда перчатка, биттә маска - яңа кагыйдәләр буенча яши башладык

12 майдан илебездә үзизоляция режимы үзгәртелде

11 майда Россия Президенты Владимир Путин эшләми торган көннәрнең тәмамлануы һәм әкренләп үзизоляция режимыннан чыгу турында халыкка мөрәҗәгате белән чыкты. Ул 12 майдан элемтә, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм төзелеш эшчәнлеген торгызырга кирәклеге турында әйтте. Эшләми торган көннәр тәмамланса да, эпидемия әле бетмәгәнлген билгеләде Владимир Путин.

12 майдан илебездә үзизоляция режимы үзгәртелде. Хәзер нәрсәләр эшләргә ярый? Һәм нәрсәдән катгый тыелу кирәк?

Хөзер өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт һәм эш урыныннан справка  алырга кирәкми. Ләкин җәмәгать урыннарында, транспортта, кибеттә маска, перчатка кию мәҗбүри.

Көнкүреш товарлары исемлегенә кермәгән товарлар белән сату итүче, мәйданы 400 кв метрдан артмаган кибетләр эшли башлады. Кием һәм аяк киеме кибетләре, көнкүреш техникасы, автосалоннар, матурлык салоннары,  ремонт остаханәләре һәм башка хезмәт күрсәтү оешмаларына эшләргә рөхсәт бирелде. Барлык оешмалар да санитар таләпләрне үтәргә тиеш. 10 кешелек кенә туй тантаналары ясарга ярый. Барлык медицина оешмалары эшчәнлеге торгызыла. Паркларда күпләп җыелмыйча гына һава суларга да була. Кеше күп җыелучы спорт, күңел ачу, зур сәүдә үзәкләре әлегә ачылмый. Туклануы оешмалары эшчәнлеге элеккечә кала. Республикага башка төбәкләрдән кайтучылар өчен 14 көнлек мәҗбүри үзизоляция кагыйдәсе саклана.

Эшкә йөрүчеләр температураны үлчәп торырга, дистанция сакларга, дезинфекция чараларын үтәргә тиешле. Кагыйдәләрне үтәмәүче гражданнар өчен штрафлар да каралаган.

65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә әлегә сәбәпсез өйдән чыкмаска, үзизоляция режимын сакларга киңәш ителә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев