Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Коронавирусны нигә антибиотиклар белән дәваларга ярамавын аңлаттылар

Табиб аңлатканча, антибиотиклар вирусны түгел, ә бактерияне үтерә

Татарстанда яшәүчеләр коронавирусны антибиотиклар белән дәваларга тырыша һәм бик нык ялгыша. Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-клиник фармакологы Раушан Мәмлиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында мондый терапиянең куркыныч булуы турында сөйләде. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

«Ниндидер инфекцияне дәвалаганда без һәрвакытта да әлеге инфекциягә каршы нәтиҗәле булган дарулар билгелибез һәм биредә вируслы инфекциягә (Covid-19 – нәкъ шундый инфекция) бернинди антибиотик та йогынты ясамавын танырга кирәк», - дип искәртте ул.

Табиб аңлатканча, антибиотиклар вирусны түгел, ә бактерияне үтерә. Нәтиҗәдә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы үзлегеннән антибиотиклар кабул итүче татарстанлылар мондый дәвалануның бернинди нәтиҗәсен тоймый.

Моннан тыш, антибиотиклар белән дәваланганда терелә алмыйсың һәм авыру тагын да көчәя генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев