Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Конституциягә кертелә торган төзәтмә гаилә, гаилә кыйммәтләрен һәм балаларны яклый

Безне Россиядә аерылышулар саны арту, туучылар саны кимү, халыкның гомер озынлыгы түбән булу белән бәйле проблемалар борчымый кала алмый, ди Татьяна Ларионова

Россия Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балалар турында кайгырту мәсьәләләрен ныгыту аерылышуларның артуы һәм туучылар санының кимүе белән көрәштә мөһим адым булып тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде.

 Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балалар мәнфәгате өстенлеге — иң дөрес карар, диде ул.

Ларионова шулай ук илнең Төп законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.

«Һичшиксез, яшьләр сәясәтен ныгыту — бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда бердәм якын килүне җайга салу һәм формалаштыруга бик мөһим һәм үз вакытындагы адым», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев