Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Халык санын алуга кертелгән мәгълүматны фотога төшереп алырга киңәш иттеләр

«Халык санын алуның электрон рәвештә узу мөмкинлегенә аерым игътибар итүегезне сорар идем, чөнки ул иң объектив, уңайлы, ышанычлы юл», — диде Россия Федерациясенең атказанган юристы.

Россия Федерациясенең атказанган юристы, «SERGIS» адвокатлар коллегиясе партнеры Гөлнара Сергеева әйтүенчә, җанисәптә исәпкә алучы керткән мәгълүматны фотога төшереп алу хәерлерәк. Бу хакта ул Казанда Камал театрында Милләт җыенының пленар утырышында әйтте.

«Исәпкә алучыдан яздырган очракта, планшетка кертелгән мәгълүматны фотога төшерсәгез, әйбәт. Бәхәсле очракта, аны дәлил буларак кулланып булыр», — диде Сергеева.

«Быелгы халык санын алу кампаниясенә әзерлек барышында проблемалар булмады диярлек, шул ук вакытта, Россиянең төрле өлкәләрендә эшләүче партнерларыбыз белән берлектә, илдә татарларның хокукларын бозу очракларын өйрәнеп барабыз», — дип әйтте.

«Халык санын алуның электрон рәвештә узу мөмкинлегенә аерым игътибар итүегезне сорар идем, чөнки ул иң объектив, уңайлы, ышанычлы юл. Гаиләгездә булган яшь буын — балалар, оныкларыгыз бу эштә ярдәм итә ала. Бер кеше бөтен гаиләне яздыра ала», — дип аңлатты Гөлнара Сергеева.

Гөлнар Гарифуллина, Татар-Информ

Салават Камалетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев