Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Илдә гомуми битлек режимы керәчәк

Роспотребнадзор төбәкләргә 100 мең кешегә ким дигәндә 150 тикшеренү үткәрергә киңәш итте.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) илдә гомуми битлек режимы кертте. Илнең баш санитар табибы Анна Попова шул хактагы карарны имзалаган. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

«Россия Федерациясе территориясендәге затларның кеше күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләре киюүен тәэмин итәргә», - диелә документта.

Моннан тыш, ведомство күңел ачу чаралары үткәрүне һәм җәмәгать туклануы биналары эшен 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тыйды.

Җәмәгать транспортында, таксида һәм кеше күп була торган башка урыннарда «агымдагы дезинфекция режимын көчәйтергә» тәкъдим ителә.

Роспотребнадзор төбәкләргә 100 мең кешегә ким дигәндә 150 тикшеренү үткәрергә киңәш итте.

Карар иртәгә, 28 октябрьдә, үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев