Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Авылга да ипотека килде

Ипотекага авыл җирлегендә йорт төзергә яки сатып алырга мөмкин

Россиядә 2020 елдан авыл ипотекасы бирелә башлады. Ул “Россия Федерациясе территориясендә авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасы буенча тормышка ашырыла.  Аның ярдәмендә, гражданнарга авыл җирлегендә йорт төзергә яки сатып алырга мөмкин.

Авыл ипотекасы буенча процент ставкасы шәхси иминиятләү булганда - 2,7%, шәхси иминият булмаганда 3% тәшкил итә. Әлеге кредитлар төзелеш өчен дә, авыл җирлегендә торак төзү һәм сатып алу өчен дә, барлыгы 25 ел вакытка һәм 3 миллион сумга кадәр бирелә. Программада катнашу өчен, кимендә, 10 процентын беренче кертем итеп түләргә кирәк.

Авыл җирлегендә торак сатып алырга яки төзергә теләгән шәһәр кешесе өчен дә кредит бирү күздә тотыла (ягъни, шәһәрдә эшләргә, ә авылда яшәргә мөмкин). Баштарак, программа кабул ителер алдыннан, анда авыл җирендә пропискада булган, шунда эшләгән кешеләр генә катнашырга тиеш дигән фикер булган. Әмма 2020 елның 1 январеннан расланган шартлар буенча, авыл ипотекасын – гаилә хәленә, социаль статусына һәм яшәү урынына карамастан, теләге булган һәркемгә үз гомерендә бер мәртәбә алырга ярый. Ташламалы процентлы бу ипотеканы алу өчен, сатып алынасы йорт ел дәвамында яшәргә яраклы һәм авыл җирлегендә урнашкан булырга тиеш. Су, ут, газ, җылылык кертелгән, канализациясе көйләнгән йортның мәйданы җитәрлек булырга тиеш. Йорт төзергә уйлаган очракта, кредитны подряд килешүе буенча йорт салуга яки аны төзеп бетерүгә, шулай ук, торак сатып алуга тотарга мөмкин. Сатып алынган яки төзелгән милек, ипотека суммасы түләнеп беткәнче, залог буларак, банкка кала. Аны 5 ел дәвамында сатарга ярамый.

Ташламалы кредит 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданинына, физик затка (шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыга да) бирелә.

Эш стажына килгәндә (ике урында берьюлы эшләгәндә, хезмәт хакыннан түләү мөмкинлеген исәпкә алып), соңгы эш урынында, кимендә, 6 ай эшләгән һәм соңгы 5 елдагы гомуми стаж, кимендә, 1 ел булырга тиеш. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен җирле үзидарә органының хуҗалык кенәгәсендә кредит бирү датасына кадәр 12 айдан да ким булмаган вакыт дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруын раслый торган белешмә кирәк була. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып барудан гына керем алучы заемчыларга эш стажы турындагы таләпләр кагылмый.

Банкка тапшыру өчен кирәкле документлар исемлеге:

  • гариза-анкета;
  • РФ гражданины паспорты яки аны алмаштыра торган документ;
  • 27 яшькә кадәрге ир-атлар өчен – хәрби билет яки хәрби исәпкә беренчел куелуын раслаган таныклык;
  • гаилә хәле турында документлар;
  • финанс хәлен һәм хезмәт эшчәнлеген раслаган документлар;
  • күчемсез милек кредит объекты буенча документлар.

Бу программа турында тулырак мәгълүматны районнарның башкарма комитетында яки авыл җирлеге башкарма комитетларында, ДОМ.РФ компаниясендә белешергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев