Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Александр Карпов Россия Конституциясендә хезмәт кешесенә хөрмәт беркетелергә тиеш, дигән фикердә

Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры: "Матди байлыклар җитештерә торган кеше юк икән, бернәрсә дә булмаячак дигән сүз", -дип белдерде

Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә карата хөрмәтнең гарантияләнүен беркетү мөһим, чөнки нәкъ менә хезмәт кешесе – ил икътисадының тоткасы. Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы ул. Матди байлыклар җитештерә торган кеше юк икән, бернәрсә дә булмаячак дигән сүз. Шуңа күрә моны Конституциядә беркетергә кирәк дип саныйм», - диде Карпов.

Конституциягә төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокуклары яклануын тәэмин итүенә бәйле пунктлар кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук дәүләт тарафыннан тулаем алганда Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле кешеләрнең яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә хезмәткә түләүнең минималь күләме гарантияләнә. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов та төзәтмәләргә уңай бәя биргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев