Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

9 май бәйрәме һәм Үлемсез полк акциясе быел онлайн булачак

Акциянең параметрлары икенче атнага билгеле булачак

«Үлемсез полк» иҗтимагый акциясе онлайн-режимда Интернетта уздырырга мөмкиннәр. Бу турыда Республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Җиңү бәйрәменең  нинди форматта узачагы билгеле булды. «Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы буларак күздә тотылмый. Без уздырырга тиешле беренче чара ул — район башлыгы һәм, бәлки, берничә волонтер катнашында районнарда һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы. Халык саны мөмкин кадәр азрак булырга тиеш», — диде Ләйлә Фазлыева.

Һәр район җитәкчелеге 9 Майга һәйкәл һәм монументларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр салырга тиешлеген дә искәртте Ләйлә Фазлыева.

Бәйрәм хөрмәтенә районнарда салютлар оештырылырга мөмкин. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларының бәйрәм котлаулары белән туры трансляция оештырылачак. Ике сәгатьлек телевизион концерт иртән һәм кичен күрсәтеләчәк.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев