Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

2022 елда дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматка күчереләчәк

Татарстан бу күрсәткечләргә иртәрәк ирешергә җыена

2022 елда Татарстанда дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматка күчереләчәк. Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Айрат Хәйруллин Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла.

«Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының максатлары буенча 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә кешенең шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудырылырга, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвешкә күчерелергә тиеш.

Шулай да, Татарстанда кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән сроклардан иртәрәк ирешелергә мөмкин. Алда әйтелгәнчә, 2022 ел дип фаразлана. Ул моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч булуын искәртте.

«Цифрлы икътисад» проектының мөһим юнәлешләренең берсе — цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Бу республикада дәүләт, муниципаль хезмәтләр өчен бердәм платформа булдыруны, дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев