Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

1 сентябрьдән законнарга нинди үзгәрешләр кертелә?

Һәммә кешегә дә кагылачак биш закон

Пенсионерларга 10 мең сум түләнәчәк
Сентябрьдә барлык пенсионерларга, пенсия белән тәэмин итү формасына һәм эшкә урнашу фактына карамастан, 10 000 сум түләнәчәк. Акча автомат рәвештә киләчәк. Пенсияне банк аша алучы затлар өчен түләү 1-3 сентябрь аралыгында биреләчәк. Почта аша пенсия алучы затлар өчен - калган көннәрдә төп пенсия белән киләчәк.
Голикова 30 августта белдергәнчә, 10 000 сумлык түләүне пенсионерларның күбесе 2 августта пәнҗешәмбе көнне алачак.

"Больничный” яңача исәпләнә
7 яшькә кадәрге балаларны карау буенча рәсмиләштерелә торган «больничный» стажның күпме булуы түләүгә бәйле түгел. Ул 100 процент күләмендә түләнәчәк. Әлеге норма 1 сентябрьдән үз көченә керә.

Музейларга йөрү өчен-Пушкин картасы
14 яшьтән 22 яшькә кадәрге РФ гражданнары 1 сентябрьдән "Пушкин картасын" рәсмиләштерә алачак. Аның ярдәмендә  күргәзмәләргә һәм музейларга кереп була. Мәдәни чаралар исемлегенә бөтен ил буйлап урнашкан 800 учреждение керә. Карта буенча яшь кешеләргә 3 мең сум акча алырга мөмкин булачак.

Хезмәт кенәгәләрен алып баруның яңа кагыйдәләре
1 сентябрьдән эш бирүчеләр өчен хезмәт кенәгәләрен рәсмиләштерүнең кайбер кагыйдәләрен үзгәртәләр.
Берничә җирдә эшләү турындагы белешмәләрне хронология яки блоклар буенча, шунда ук эшкә алу һәм эштән китә турында язарга мөмкин булачак. Башка вазифага күчкән очракта, хезмәткәрнең яңа эшкә урнашу урынын күрсәтергә кирәк булачак.

ЮХИДИ штрафларын онлайн түләп булачак
Юл камерасы тарафыннан теркәлгән хокук бозуга сентябрьдән онлайн рәвештә шикаять итәргә мөмкин. Тиешле программаны Дәүләт хезмәтендә эшләтеп җибәрү күздә тотыла, өстәвенә, техник мөмкинлек булган очракта, судлар сайтларына да кертергә җыеналар.
Штраф салынуы турындагы хәбәрнамә Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетка киләчәк. Һәм монда ук аңа карата шикаять белдерергә мөмкин.

Гараж астындагы җирне үз милкең итеп, бушлай рәсмиләштерергә мөмкин
1 сентябрьдән һәм аннан соңгы 5 ел дәвамында гражданнар, әгәр анда стационар гараж төзелгән булса, җирне үз милке итеп, түләүсез рәсмиләштерә ала. Бу процедураны хуҗалар үзләре дә, аларның варислары да эшли алачак.

Федераль суд приставлары эше буенча яңалык
27 сентябрьдән башкарма кәгазьләр буенча хезмәткәрләрдән тотылып калынучы акчалар турыдан-туры ФССП хисабына җибәреләчәк. Хәзер аларны шунда ук түләтүчегә күчерәләр. Үзгәрешләр 100 мең сумнан артык суммаларны күчерү тәртибенә генә кагылачак.

 

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев