Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Язда кирәк булачак файдалы киңәшләр

Яз җитүгә кышкы киемнәр ялга әзерләнеп, шкафта үз урыннарын алачак. Әмма моңа кадәр аларны юып, тазартырга кирәк

Пуховикларны юганда өч киңәшкә колак салуыгыз яхшы булыр.
* Пуховикларны эләктереп, эчен тышка чыгарып юалар.
*Аның белән бергә юарга башка кер салмагыз.
 *Кер юганда махсус шарчыклар кулланыгыз.  Алар пуховикның мамыгы оешуга юл куймас.  Андый шарчыкларыгыз юк икән,  теннис шарлары да ярый.
Пуховиклар бер генә тәүлек кипмәскә мөмкин. Аларны даими селкетеп, эчендәге мамыгын җайларга кирәк. Тизрәк киптерергә нык теләсәгез дә, батарея янына китермәгез. Җылыда мамык кипми.
*Лакланган түфлиләрне язгы пычрактан һәм вакытыннан алда яргалана башлаудан гади вазелин коткара. Косметик вазелинны кул тиресенә сөрткән кебек ышкып сөртегез.
*Язгы аяк киеме юешләнеп кенә калмый, исләнә дә. Моннан котылу өчен кечкенә капчыклар тегегез һәм  дөге ярмасы салыгыз. Аларга берничә тамчы эфирлы май тамызыгыз. Аяк киемен салган саен әлеге капчыкларны эченә тыгыгыз.
*Язгы аяк киемен батареядә киптермәскә тырышыгыз. Ул бик тиз сыйфатын югалтачак. 
*Аяк киеменә  кәгазь тастымал (бмажное полотенце) йомарлап тутырыгыз. Алар дымны тиз  сеңдерер. Салкын һава өрдереп фен ярдәмендә киптерегез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев