Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Яз көне сакланыгыз

Язгы һава торышы бер дә тотрыклы түгел

Ләкин кояш бераз карадымы, без тизрәк җылы киемнәрне салып ташлыйбыз һәм... шул арада салкын да тидерәбез. Көн җылынса да, язын җил салкын була, шулай ук әле җир туң, аннан да салкын бәреп тора. Яз башында кайберәүләр тизрәк өйләрен җилләтергә дә ашыгалар. Кеше организмы кыштан соң әлегә бик хәлсез, елның җылы фасылына яраклашмаган була. Шуңа күрә ишек-тәрәзәләрне ачып, өйгә яз һавасы керткәндә, аның белән бергә үпкәләргә салкын да үтеп керә. Табигатькә ял итәргә барырга уйласагыз да, көн җылы дип җиңелчә киенмәгез, һава көндез җылынса да, иртәләрен, кичләрен температура төшә. Шунлыктан үзегез белән җылы кием кыстырып барырга онытмагыз.
Язгы кояшның тагын бер куркыныч ягы - анда ультра-шәмәхә нурларның күп булуы. Кайберәүләр яз кояшы файдалы, кызынып калырга кирәк дип ялгышалар. Кояшта чама белән генә кызыныгыз. Кояштан саклаучы күзлек кияргә дә онытмагыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев