Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тёща белән булган хәл

Тормышта кызык, көлкеле хәлләр гел булып тора. 1 апрель - көлке көнен елга бер түгел, әллә ничә үткәрерлек. Иптәшем сөйләгән бер дәмәкне "Туганайлар"га җибәрәм әле. Көлке көне кабаттан әйләнеп килгәндәй булсын.

"Мин шәһәр читендәге бистәдә яшим. Март урталары иде. Кунакка тещам килеп төште. Иртәгесен "йомышларга" чыгыйм, дисәм (безнең "удобстволар" ишек алдында), тёща миңа караганда өлгеррәк булды. Шул минутта ук, күзләрен акайтып, борылып та керде. "Ни өчен бөтен шәһәр этен үзегезгә җыйдыгыз, ишек алды эт белән тулган - чүт тотып ашамадылар үземне?!"- ди бу. Тәрәзәдән караган идем, чынлап та, ишек алдында - дистәләгән эт. Үз йортың белән яшәгәч, этсез булмый. Үзебездә - ана эт. Ана этләр ел эчендә кимендә ике тапкыр "гулять" итеп алалар. Андый чакта мин үзебезнекен бәйдән ычкындырам. Ул ике - өч тәүлек югалып тора. Аннары, бик "довольный" кыяфәт ясап, оясына кайтып ята. Тик бу юлы, тёща килү хәсрәтеннән (тёща килү минем өчен шактый зур стресс, чөнки ул килсә, безнең өйдә революция ясала!), этнең хәлен сизми калганмын. Шуның өчен бистәдәге бөтен ата эт безгә җыелган. Ниндиләре генә юк, диген. Бозау хәтлеләре дә, мәче хәтлеләре, җонлылары да, җонсызлары да бар.

"Серафима Гавриловна! Ни өчен сез безгә килүегезне бөтенесенә дә хәбәр иттегез, әнә хәзер бөтен кобель безгә җыелган?" - дим тещага.

Тёща үпкәли белми, сүз эзләп кеше кесәсенә дә керми. "Бөтен кобельләр дә җыелып бетмәгән әле, араларында син юк", - ди бу.

Мылтыкны алдым да, ишектән чыгып, ике көпшәсеннән дә һавага атып җибәрдем. Күз ачып йомганчы, ишек алдында бер "кияү" дә калмады. Каян тишек таптылар, шуннан качып беттеләр.

Тёща, инде шактый тынычланып, "йомышын" үтәргә китте. Кинәт, туалет эченнән, җаннарны тетрәндергән ачы тавыш ишетелде...

Материалны тулырак газетаның 7 нче санында укый аласыз. Шулай ук "Туганайлар" ның бу санын электрон подписка порталында сатып ала аласыз (http://magarif-uku.ru/subscription/tuganajjlar-aprel-iyun-2016/).

Александр Ермаков,

Зәй шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев