Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тузганакның шифасы зур: хәлсезлек, йокысызлык, хәтер начараюдан да файдалы

Май башында бөтен бакча-кырлар сап-сарыга манылып, тузганак чәчәгенә күмелә. Чәчәгеннән алып тамырна кадәр файдалы булган үсемлекнең вакытында файдасын күреп калырга кирәк.

Тузганак тимер, фосфор, калий, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Аның согында сидек кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар. Тузганак шикәр чире, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә. Тузганакны әллә ничә төрле максатта кулланырга мөмкин.

Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез.

Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән. Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.

Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.

1001 киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев